“Арскстрой” ширкәте ир–егетләре, хатын–кызлары тимер–бетон плитәләрдән салынган, шыксызлыклары белән бөтен ямьне алып торган йортларны әнә шулай сокланып карап туймаслык хәлгә китерделәр. Әлеге йортларда яшәүчеләр алар эшләгәнне күзәтеп, эскәмияләрдә хозурланып утыра.
Тышкы яктан гына матурланмый йорт-лар. Җылылык системасын, су, канализация торбаларын да алыштырганнар. Хәтта подвалга да тәртип салганнар. Моннан соң җылылык өчен дә счетчиклар буенча түләячәкләр.
Шундый үзгәрешләрне күргән халык “хан заманыннан” калган сарайларын сүтәргәме, сүтмәскәме дип икеләнми хәзер. Балкып торган йортлар янында бакчадагы чәчәкләр күк яңа сарайлар, гаражлар калка.
Станциядәге Совет урамында 18нче йортта яшәүчеләр чылтыратты: “Мондый көнне дә күрербез икән, рәхмәттән башка сүзебез юк”, — диләр. “Тагын нәрсәләр эшләнәчәк икән?” — дип тә кызыксыналар.
— 18, 20нче йортларга аерым канализация дә эшләнәчәк, – ди төзелеш һәм торак–коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Илфат Рәхимов.
Быел Арча шәһәрендәге 19 күп квартирлы йортка капиталь ремонт ясала. 25 июльгә булган мәгълүматларга күз салсак, барысы 23 млн. 139 мең сумлык эш башкарылган. Бу планлаштырылганның 58 процентка якыны.
“Салават” төзелеш компаниясе” ширкәте Мостовая урамындагы 30нчы йортта — 90 процент, “Водоканал–Сервис” ширкәте Банк урамындагы 33нче йортта, “Арскстрой” ширкәте Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 1нче йортта, “Салават” төзелеш компаниясе” ширкәте Төзүчеләр урамындагы 11нче йортта 85әр, “Строй–Мастер” ширкәте Совет урамындагы 18нче йортта 80 процент күләмендә эш башкарганнар.
Бүген Арчада төзелеш өлкәсендә районыбыз тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган республика семинары уза. Бу турыдагы репортажны газетабызның киләсе санында укырсыз.
Кире кайт
|