Шимбә көн стадионда тантаналы төстә 1100 метр озынлыктагы трасса ачылды. Җәйге чорда биредә велосипедчылар, картингчылар шөгыльләнә. Ә тимераякта, чаңгыда йөрергә яратучылар бу спорт төре белән ел тәүлеге мавыга ала. Караңгы төшкәч трасса яктыртылачак.
Спорт бәйрәме яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Зиннур Сәгыйтовның тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Ярышларның баш судьясы Барый Бакиров яшь спортчыларга бәйгенең кагыйдәләрен аңлатты, уңышлар теләде.
Стартны беренчеләрдән булып картингчылар алды. Беренче урынны Рәнис Сибагатуллин, икенче урынны Ранил Сибагатуллин яулады. Аларның үкчәсенә басып велосипедчылар кузгалды. Бу төр спорт ярышын мәктәпкәчә яшьтәгеләр ачты. Әсхәт Ахунов укырга киләсе елга гына керә, әмма велосипедта бик әйбәт йөри. Кечкенәләр арасында беренче урынга Илназ Заһидуллин, икенче урынга Әсхәт лаек булды. Гомерләрендә беренче мәртәбә хөрмәт пьедесталына күтәрелде. Молодцы! Әти–әниләре алар өчен бик борчылып торса да, сынауны әйбәт үттеләр. Алар бары тик җиңү телә-ге белән янды. Әлеге теләк киләчәктә дә сүрелмәсен.
Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән килгәннәр иде. Алар, нигездә, Арча мәктәпләрендә укучылар булды. Кемдер яшьтәшләре белән көч сынашырга дип, ә кемдер иптәшенә көч биреп торырга, шулай ук үз–үзен сынап карарга, роликларда, велосипедта йөреп карарга килгән.
Арчаның икенче мәктәбе укытучылары Ләйсән Алмаева белән Клара Галиуллина, үзләренең дүртенче сыйныф укучысы Саша Плотниковка көч биреп торырга килгән. Һәм ул аларның ышанычын аклады, велосипедчылар арасында беренче урынны алды. Ләйсән Солтанова, Алисә Нуруллина, Гөлназ Нуруллина һәм башкалар туган мәктәпләрендә (Арчаның икенче мәктәбе) чәчәкләргә су сибеп, тузаннар сөртеп, кабинетта парталарны урнаштырганнан соң, стадионга сыйныфташларына, дусларына көч биреп торырга килгәннәр. Башлангыч сыйныф укучылары арасында икенче урынны Динар Заһидуллин (Иске Чүриле), өченче урынны Рәдис Зәйнуллин яулады.
Урта сыйныфлар арасында беренче урынга өченче мәктәп укучысы Илназ Шәйхуллин, икенче урынга Андрей Пронин (икенче мәктәп), өченче урынга Эльвир Шәрипов (өченче мәктәп) лаек булды.
Кызлардан бердәнбер велосипедчы булды, ул — өченче мәктәптән Алинә Диярова. Ә менә Лилия Гатауллина роликлы тимер-аякта шуучы бердәнбер кыз, моның белән инде биш ел мавыга. Биредә ул бик әйбәт күрсәткечләргә иреште. Лилия әйбәт укый, активист, унынчы сыйныфка күчте.
— Биредә миңа ошый. Трасса бик әйбәт. Бәлки, кызлар арасында да роликлы тимераякларда шуарга теләүчеләр табылыр. Күнегүләр өчен шартлар күпкә яхшырды бит. Үсеп килүче буын, безнең сәламәтлегебез, спорттагы казанышлар турында кайгыртучыларга рәхмәт, — ди Лилия.
Стартны роликлар кигән яшүсмер малайлар, бишенче гимназия укучылары алды. Кыш көннәрендә алар хоккей белән мавыгалар. Ә җәй көннәрендә күнегүләрне шушы трассада үткәрү мөмкинлеге ачылды. Беренче урынны Салават Сабирҗанов, икенче урынны Руслан Барышев, өченче урынны Адель Галимҗанов алды.
Тренер, 20 ел Иске Кырлай мәктәбендә физкультура укытучы, үз эшенең фанаты Айрат Ситдыйков чаңгы спорты белән чынлап шөгыльләнүче укучыларын алып килгән. Ә хәзер җәен яраткан спорт белән роллерларда шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр ачылды. Аның укучысы Рәдис Дәүләтбаев 2008 елның чаңгы сезонын ябу ярышларында беренче урынны алды.
Роллерларда йөгергән егетләр арасында Арча педагогика көллиятеннән Улугбек Вәисов беренче урынга, Иске Кырлайдан Айрат Абдуллин һәм Рәдис Дәүләтбаев икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Ә кызлар барысы да Иске Кырлайдан иде. Беренче урынны Айсинә Дәүләтбаева, икенче урынны Алия Дәүләтбае-ва (АПК), өченче урынны Ләйсән Дәүләтбаева алды.
Тренерлар да түзмәде, яңа трассаны роллерларда үтте. Алар да формада булырга тиеш бит.
Әлеге спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә гаиләләре, ялга кайткан кунаклары белән килгәннәр. Идрисовлар гаиләсе дә тулы сос-тав белән килгән. Рөстәм һәм Ләйлә икенче сыйныфта укучы уллары Әмир өчен дулкынланып утырдылар. Алар Яшел Үзән районыннан кунакка килгәннәр. Уллары гимнас-тика белән шөгыльләнә, ә бездә ул үзен велосипед спортында сынап карарга булган.
— Арчада шундый трасса булдырылуга без шатбыз. Яшь спортчылар, үзләренә булган шундый мөнәсәбәтне аңлап, әйбәт күрсәтекечләргә ирешсеннәр инде, — ди алар бертавыштан.
Ә Фәния Хәмидуллина улын стадионга беренче тапкыр алып килгән. Наил дүртенче сыйныфны тәмамлаган, гомерендә беренче тапкыр роликлы тимераякка баскан. Һәм аңа бик ошаган. Ул иртәгә дә бирегә килергә тели. Газетада әлеге бәйрәм турында белдерү күргәч, битараф кала алмаганнар.
Яңа Кишет урта мәктәбенең физкультура укытучысы Гөлфия Фазылҗанова 12 укучысын алып килгән. Алар яшь спортчыларны күрергә, көч биреп торырга килгәннәр.
— Арчада мондый трасса барлыкка килүгә без барыбыз да шатбыз. Спортчыларга күнегүләр уздырыр өчен шартлар яхшыра. Минем укучыларыма да спорт белән чынлап шөгыльләнергә шартлар булса иде, — дип хыяллана Гөлфия ханым. — Сыйныфларда 8–24әр укучы, ә чаңгы бары тик 10 пар гына.
Бераз читттәрәк икенче мәктәптән Илнар Зәйнәгытдинов, Руслан Асхабов һәм Андрей Пронин тора. Трасса ачылуга багышланган әлеге бәйрәм аларга да бик ошый. Яңа спорт җинүләренә ирешүдә трасса зур роль уйнаса иде.
Кире кайт
|