Тырыш, хезмәт сөючән Ганиевлар белән бер авылда, бер урамда уналты ел яшәдек. Алар авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсе иде.
Күптән түгел Кызылъярда элеккеге авылдашым Мөҗип абый Ганиевны очраткач, кош тоткандай сөендем. Хәл-әхвәлләрне сорашкач, 11 ел элек авылдан Баулы якларына бәхет эзләргә чыгып киткән гаиләнең ничек урнашуы, кайда яшәве турында кызыксындым. Мөҗип абый исә артык сүз куертып тормады, ә барысын да үзең күрерсең дип, тотты да кунакка чакырды мине.
Гаилә башлыгы да, тормыш иптәше Сания ханым да чыгышлары белән Ырымбур өлкәсенең Крәжле авылыннан. Ике яшь йөрәк кавышкач, ата-ана җирен ташлап китмичә, шунда төпләнеп кала. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – дүрт бала дөньяга килә. Күп балалы гаилә кешедән бер дә ким яшәмәде, йорт тутырып мал-туар тотты, бакча чәчте. “Бу Сания җендер ул - дүрт бала белән барысына да өлгерә, өе дә ялт иткән, барысының да өс-башы чиста”, – дип әнинең гаҗәпләнүен әле дә хәтерлим. Балаларын да кечкенәдән үк хезмәт сөяргә, эшләп ашарга өйрәтте алар. Сания апа аш-суга оста булуы, уңганлыгы белән дан тотса, Мөҗип абый колхозның алдынгы механизаторлары рәтеннән төшмәде. Тыныч кына бер көйгә аккан тормыш тамырыннан унбер ел элек, гаилә Баулыга китәргә карар кылгач үзгәрде. Колхозның тарала башлаган вакыты иде, шуңа, озак уйламый, кузгалырга тәвәккәлләде алар.
Баулыга килүгә иң беренче торак мәсьәләсе турында кайгыртырга керешәләр. Алты кешедән торган гаилә квартирант булып өч бүлмәле фатирга керә һәм, торак ягын хәл итеп булмасмы дип, ир дә, хатын да шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасына эшкә урнаша.
– Җиде ел дәверендә өч фатирга күчтек. Кеше торагында йөреп туйдырды, ләкин үз почмагыбызны булдыру өчен һаман мөмкинлек булмады, - дип сөйли Сания апа.
2003 елны Мөҗип абый “Кызылъяр” җәмгыятенә йөреп эшли башлый, аңа улы Ранил дә булыша. Өч ел элек исә бөтенләй Кызылъяр авылына күченәләр, монда элеккеге ашханә бинасыннан торак бирәләр аларга. Нәкъ менә шунда кунакка алып килде инде якташым мине.
Уңган кеше кайда да югалмый ул, Ганиевлар монда да тормышларын бер дигән итеп көйләп җибәргәннәр. Хуҗаларның тырышлыгы бар җирдә күренеп-сизелеп тора, күп нәрсә монда Мөҗип абыйның кулы белән үзгәртелгән. Әле эштән бушаган арада мунча төзү белән шөгыльләнәләр. Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: элек Сания апа бүлмә гөлләре үстерми иде, ә хәзер аларның ниндие генә юк! Аларга үзләре белән торучы уллары Ранил һәм киленнәре Маша аеруча булыша икән. Үз тормышлары белән яшәүче калган балалары да, кулларыннан килгән кадәр, ярдәм күрсәтә ата-анага.
– Күптән түгел төпчек кызыбызны кияүгә бирдек, күңелсез булып калды, – дип сөйли хуҗалар.
Ләкин оныклары Камилә белән Данис моңаерга бирми аларга.
Хуҗалыкның алдынгы механизаторлары сафында торучы Мөҗип абый таңнан кичкә кадәр кырда, Сания апа фермада сыерлар сава.
– Ганиевлар турында тик яхшы сүзләр генә әйтә алам, эшләренә җаваплы карыйлар, тырышалар, ә безгә нәкъ шундый хезмәткәрләр кирәк, – ди алар турында “Кызылъяр” җәмгыяте житәкчесе Ф.Фәтхетдинов. Аның сүзләрен җөпләүче дәлилләр дә бар: Мөҗип абый быел язгы чәчү батыры исемен алган, Сания апа сөт саву буенча беренче урында тора.
Шулай итеп, аларның уңышларына куанып, гаиләләренең татулыгына тагын бер тапкыр сокланып кайттым Кызылъярдан.
А.РӘМИЕВА.
Кире кайт
|