Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бу . мөһим!

бу – мөһим!
Бурычлылараркасында –кайнар сусыз
Җәй көне кайнар суның атна-ун көн чамасы туктатылып торуына инде без күнеккән идек. Әмма быел коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә бурычлары зур булган комплексларда яшәүчеләргә кайнар су турында онытып торырга туры киләчәк. 30нчы комплекста яшәүчеләргә кайнар су һәм җылылык өчен булган бурычлары (ә ул 7 млн сумнан артык) капланмый торып, кайнар су бирелмәячәк, дип кисәткәннәр. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов әйтүенчә, мондый белдерүләр халыкны азмы-күпме сискәндереп җибәрү өчен кулланыла.
Пенсия арта
1 августтан хезмәт пенсиясенең база өлеше 15%ка, иминият өлеше 8%ка арта.
РФ Пенсия фондының Чаллы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттаховның сүзләренә караганда, пенсиянең база өлеше 1794 сум булачак. Иминият өлеше 2002 елның 1 январеннан предприятие түләгән иминият взносы күләменә бәйле.
Пенсияне дөрес исәпләргә ярдәм итү максатыннан, 1 августтан фонд бүлекчәләрендә “кайнар линия” эшли башлый.
Августта барлык пенсионерларга арткан пенсия турында мәгълүмат тапшырылачак.
Э.Фәттахов КамАЗ, КБК, ТЭЦ, “Татэнерго”, “Камдорстрой” ААҖнең пенсия фондына вакытында акча күчерүләрен билгеләп үтте. Үз хезмәткәрләренең киләчәгенә битараф җитәкчеләр дә бар икән. “Океан” сәүдә фирмасы, “Челныкоммунхоз”,
“Кама вагон-ремонт заводы” технопаркы бурычлылар исемлегендә. 51 предприятиенең эше прокуратурага җибәрелгән.
2008 елның 1 октябреннән пенсия җыемнарын формалаштыруга өлеш кертүчеләрне стимуллаштыру программасы гамәлгә кертелә. Закон буенча, пенсиянең иминият өлешенә кертелгән һәр мең сум взноска хөкүмәт тагын 1 мең сум акча өсти, әмма ул елына 12 мең сумнан артмаячак. Эшләүче пенсионерларның взносы 4 тапкыр арта. Взносның минималь күләме елына 2 мең сум.

Шәһри Чаллы  2008-07-30 13:28:34

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом