Гаилә елы уңаеннан
Моннан 12 ел элек оештырылган “Идел-Урал” хәйрия фонды шәһәр хакимияте, “КАМАЗ” ААҖ ярдәме белән, шәһәребезнең инвалид спортчыларының ил буйлап сәяхәтен тугызынчы тапкыр оештыра. Шушы еллар эчендә меңнәрчә чакрым юл үтелгән, бик күп илләр гизелгән, авыл-калалар күрелгән. 28 июльдә инвалид спортчылар традиция буенча “Азатлык” мәйданыннан быелгы сәфәрләренә старт алдылар. Аларны шәһәр җитәкчеләре, туганнары һәм дуслары озатып калды.
Быелгы сәяхәттә 25 кеше катнаша. Ул “Гаиләм һәрчак минем белән” дигән девиз белән Гаилә елы кысаларында үткәрелә һәм инвалидларны социаль тернәкләндерүне, илебездә җитештерелгән автотранспортны пропагандалауны, Россия шәһәрләрендәге инвалидлар оешмалары белән дуслык элемтәләрен ныгытуны күздә тота.
Чараны оештыручы “Идел-Урал” хәйрия фонды рәисе Рәкит Әбделманов җитәкчелегендә инвалид спортчылар Болгар, Саратов, Самара, Волгоград, Ростов-Дон, Воронеж, Пенза һәм Россиянең башка шәһәрләрендә булып, барлыгы мең чакрымга якын юл үтәчәкләр. Үзләре булган шәһәрләрнең инвалидлар оешмалары белән берлектә, алар төрле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне күздә тоталар. Калмык Республикасында, Ростов шәһәрендә атлы спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның күргәзмә чыгышлары, ярышлар булачак. Шуңа күрә үзләре белән дүрт ат та алып баралар. Шулай ук инвалид спортчылар булган шәһәрләрдә, “КАМАЗ” сәүдә-финанс компаниясе белән берлектә, “КАМАЗ” ААҖ продукциясеннән күргәзмәләр оештыру планлаштырыла.
Быелгы сәяхәттә дүрт инвалид үзләренең гаиләләре белән катнаша. Беренче төркем инвалид, язучы Михаил Гоголев хатыны Әлфия Әнвәровна һәм алтынчыда укучы кызы Люция белән быел инде икенче тапкыр сәяхәт итә. Инвалид коляскасындагы Михаил Николаевич ерак сәфәргә гаиләсен үз машинасында алып бара. Сәяхәтчеләр арасында бер-берсе белән дуслашып йөрүчеләр дә бар икән. Бәлки әле матур гына гаиләләр дә корып җибәрерләр.
Автомобильләрдә сәяхәт итүче спортчылар Чаллыга 8 августта, Шәһәр көнен бәйрәм итәр алдыннан әйләнеп кайтачаклар. Хәерле сәфәр телик аларга.
Автор фотолары.
Кире кайт
|