Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
АЛДЫНГЫ ХУҖАЛЫКТА

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, яхшы хуҗаның эше ерактан көлеп тора. Әнә олы юл читендәге 300 гектар мәйданны биләгән арпа җире ерактан ук балкып утыра. Әкрен искән җилдә салмак кына тирбәлгән тук башаклар шактый мул уңыш вәгъдә итәләр. Хуҗалыкның баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәевне дә без биредә очраттык.

Әлегә табигать гел игенче файдасына эшләде. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанабыз. Узган ел биредә без арыш үстергән идек. Ә быел арпаның яхшы “Раушан” сортын игәргә булдык,–ди баш агроном. Ә арырак, авыл янәшәсендә 280 гектар мәйданда бодай күкрәп үсә. Аның тук, эре башаклары арасында ник бер чүп үләне булсын! Кырларына карап күңелләр күтәрелеп китә. Бу хуҗалыкның һәр участогында шундый хәл. Без кыр технологы белән Саескан Тавы юнәлешендәге ерак кырларны иңләп кайттык. Анда 150 гектар мәйданны биләгән, буе 2 метр һәм аннан биегрәк булып үскән кукурузны күргәч хәйран калдым.

–Без монда эшне бөртекле культуралар чәчүне тәмамлагач, 28 апрель көнне башлаган идек. Күргәнебезчә, уңыш узган елгыдан да күбрәк булырга охшый,–ди юлдашым. Берсеннән-берсе биегрәк булып үскән кукуруз басуын узып Сабакай авылы ягындагы кырга юл тоттык. Бүген инде районыбызның күп хуҗалыкларында зур хезмәт сорый дигән сылтау белән бәрәңге игүне бөтенләй бетерделәр. Ә биредә аны 65 гектар мәйданда үстерәләр. Аеруча зур игътибар сорый торган бу культура да биек, матур, куе булып ап-ак чәчәктә үсеп утыра. Бәрәңге өстендә  райондашларыбызның тәмам үзәгенә үткән коңгызлар да сирәк. Фәнни нигездә агротехник чараларны үзвакытында үткәргәч нәтиҗәсе дә яхшы була шул. “Масловский” хуҗалыгының бүген һәр тарафында шундый тәртип, чисталык  һәм иң мөһиме, эшкә чын хуҗаларча караш сизелә.

Кырдан кайтканда хуҗалыкның машина-трактор паркы каршындагы комбайннар утарына тукталдык. Игенчеләрнең эшкә омтылышы, әзерлекләре яхшы. “Кыр кораблары”н инде күптән әзерләп куйганнар. Шунысы сөенечле, биредә хезмәт кешесенең күңелен күрә беләләр, бәяне башкарган хезмәтенә карап бирәләр. Әнә комбайнчы, Татарстанның атказанган механизаторы Габделхәй Йосыпов узган ел үзенең “Дон–1500” комбайны белән 2000 тоннадан артык ашлык суктырып алган. Һәм шуның өчен кулына 58 мең сум хезмәт хакы биргәннәр. Быел да нормативлар күтәренке. Хезмәткә түләү тәртибе игенчеләр файдасына үзгәргән.

Әгәр комбайнчы сезонга 1,5 мең тонна ашлык суктырып ала икән, аңа эш стажы, класслылык һәм башка шундый өстәмәләрне кертеп 108 мең сум хезмәт хакы түлиячәкбез. Әле шуңа өстәп Яңа ел бәйрәме алдыннан аңа тагын 15 мең сум күләмендә премия биреләчәк,–ди хуҗалык җитәкчесе Николай Андреев.

Масловкалыларның эшкә карашлары, омтылышлары яхшы. Бүген алар 45 гектар мәйданда теземнәргә салынган арышны суктырырга керештеләр. Урып-җыюда быел да хуҗалык уңганнары Габделхәй Йосыпов белән Ринат Сайфуллин алда баралар. Әнә шулай һәр тарафта киеренке хезмәт темпы кайный. Һәркем үз хезмәтен яхшы сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Шулай булмый ни, эш нәтиҗәсе дә шуннан чыгып бәяләнә бит.

 


Авыл офыклары  И.Аметов 2008-07-30 14:34:27

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом