Бер километр да 300 метр арадагы яңа суүткәргеч линиясен тапшыру сәгатьләрендә район җитәкчесе Илһам Вәлиев подрядчыларның эшеннән канәгать булуын белдерде.
–Бер атна эчендә мондый күләмдәге эшне башкарып чыгу җиңел генә бирелми. Әмма бердәмлек үзенекен итә, барыннан да көчлерәк ул. Котлы Бөкәш җирле үзидарәсе, Шамил Мәхмүтов җитәкчелегендәге район элемтә челтәре коллективы бу эштә зур тырышлык куйдылар,–диде ул.
Элемтәчеләр казу эшләрен үз өсләренә алган булсалар, полиэтилен торбаларны сузу, эретеп-ябыштыру, йортларга тоташтыру эшләрен “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы (җитәкчесе Равил Гарифуллин) уңышлы башкарып чыкканнар. Бу уңайдан әлеге җәмгыятьнең осталары–мастер Габделхәй Кәримов, тракторчы Рафаэль Сибгатуллин, слесарь Азат Кәримуллинның хезмәтләре мактап телгә алынды.
–Котлы Бөкәштә безне әле колачлы эшләр көтә. Урам эчендәге юлларны төзекләндерү, яңа су башнялары кую, тагын берничә урамга суүткәргеч сузудан кала да өметле планнар бар. Депутатларны да йокыдан уятырга, кузгатырга кирәк безгә,–диде И.Вәлиев.
Әйе, Котлы Бөкәштә дә “бозлар кузгалган”лыгы күзгә ташлана. Үзәктән хастаханәгә чаклы юллар таш белән түшәлгән. Монысына район “Агрохимсервис” колективы (җитәкчесе А.Сафин) ярдәм кулы сузган. Урамнарда үзгә ямь, яңартылганлык, төзекләндерелгәнлек ярылып ята. Әлегә күпләрнең кулы җитмәгән, авыл исеме язылган күрсәтмә-аншлаг та әллә каян балкып тора. Күп еллар авыл халкы өчен хезмәт куючы авыл җирле үзидарә башлыгы Валерий Гавриловның иңнәренә, гүя, “ышаныч канаты” куйганнар, аның да киләчәккә, үзгәрешләргә өмете зурдан.
Кире кайт
|