Үткән җомга көнне Балык бистәсе икмәк кабул итү предприятиесендә бу елның беренче ашлыгын кабул итәргә әзерлек торышы тикшерелгән иде. Абруйлы комиссия ашлык чистарту, киптерү машиналарының төзеклегенә, складларның торышына уңай бәя биргән. Ә якшәмбе көнне инде бу коллектив өчен беренче киеренке хезмәт көне башланды. Бирегә яңа уңышның гәрәбәдәй бөртекләре төялгән беренче олаулар китерелде. Иң беренче булып ашлыкны “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Дикое Поле кырыннан “КамАЗ” автомашинасы белән Хәбир Сабиров алып килде. 10 тонна арышны икмәк кабул итү предприятиесе лаборантлары Рәсимә Миннеханова, Татьяна Каргина, Ирина Росташанская яхшы дип бәяләделәр. “Эстафета” сортлы яңа уңыш арышының дымлылыгы 19,7 процент иде һәм аның “А” төркеменә туры килүен әйттеләр. Билгеле, болар әле беренче анализ гына. Лабораториядә аны ныклап, җентекләп тикшерәчәкләр.
Яңа уңыш ашлыгын кабул итү тантанасын предприятие директоры Рафаэль Сафин ачып җибәрде.
–Төкле аягың белән, беренче уңыш, урының түрдә синең,–дип ул, яшь “КамАЗ”чы Хәбир Сабировның кулын кысып, истәлекле бүләк тапшырды, хезмәтендә уңышлар теләде. Бу көнне логослылар бирегә 39 тоннага якын яңа ашлык китерделәр. Ә быел предприятиенең 20 мең тонна икмәк кабул итү мөмкинлеге бар.
Кире кайт
|