Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
ХУҖАЛАРЧА КАРАШ БУЛМАГАЧ

Җир–авылда яшәүчеләрнең төп байлыгы, яхшы, тотрыклы яшәү чыганаклары. Моны бүген һәркем   яхшы аңлый. Әмма кайберәүләр аннан хуҗаларча файдаланмыйлар гына.

Без иң элек бүген Рәсәйкүләм автомобиль трассасына әверелгән Балык бистәсе–Шумково автомобиль трассасы буендагы котырып чүп үләннәре үсеп утыра торган участок янына тукталдык. Бу 450 гектар мәйданны биләгән җир участогы “Анатыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә (җитәкчесе Михаил Мартынов) карый икән. Әйтүләре буенча бу хәтле галәмәт олы участокны алар пар җиренә калдырганнар. Тик ваемсыз хуҗалар аны үзвакытында эшкәртергә кирәклеген онытып җибәргән. Ә бүген биредә нинди генә чүп үләне юк.

Чүп үләне дигәннән, Тулуш авылыннан Хөсәен Вәгыйзов та биргәндә алыйм әле, кайчан да булса кирәге чыгарга мөмкин дип, 75 гектар җир участогы алып куйган. Әмма мөмкинлеге чикле булгач ул тәмам ташландык хәлгә килгән. “Роснедвижимость” идарәсенең район территориаль бүлеге башлыгы Фәрит Фазылов аңа бу участокны 1 сентябрьгә кадәр яхшылап эшкәртергә, тәртипкә китерергә кирәклеген әйтеп, кисәтеп акт төзегән. Шуннан соң да уңай үзгәрешләр булмаса аңа карата катгыйрак чаралар күреләчәк. Әйе, һәрнәрсәгә, шул исәптән җиргә дә хуҗаларча караш булырга тиеш. Язын аннан моннан гына чистартып, чәчеп, үзвакытында яуган яңгырга сөенеп яхшы, югары уңышка өметләнеп булмый. Кызганычка каршы, әле бик күпләр моны аңлап җиткермиләр.“Бушлай биргәндә алырга кирәк. Торсын, ашарга сорамый бит”,–дигән принцип белән яшиләр. Әйе, анысы шулай. Җир терлекләр кебек, һәр көнне хуҗадан игътибар, ашау сорамый. Әмма алгансың икән, ул ышанычны акларга, җирне яхшы хәлдә тотарга кирәк. Игеннәрне үзвакытында ашларга, чүп үләннәргә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чараларын үткәрергә кирәклеген күпләр аңлый. Әмма Котлы Бөкәштән “Йолдыз” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Камил Сәйфетдиновның 348 гектар, Хәким Кәримуллинның 100 гектарлы җирендә дә бүген аның киресе күзәтелә. Бу хуҗаларның участокларында күкрәп үскән чүп үләннәренең биеклеге урыны белән метр ярымга җитә. Җиргә мондый мөнәсәбәтле хуҗасызлыкны аңлап та, аклап та булмый. Инде җирне алгансың икән, ул ерактан ук ямь биреп, елмаеп торырга тиеш. Шулай булмаса аның беркемгә бер тиенлек файдасы юк. Ә бүген базар мөнәсәбәтләре гел үзгә таләпләр куя.

 


Авыл офыклары  И.ХӘМИДУЛЛИН 2008-07-30 14:48:57

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом