Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Алар инде бүгеннән азыклы

–Көнгә 450 шәр тонна сенаж салабыз. 400 тонна печән әзерләп куйдык, халыкка 200 тонна бирдек. Быел азыкны зур запас белән тупларга исәп итәбез. 100 әр гектардагы тары белән кукуруз да мул уңыш вәгъдә итәләр. Узган ел тарыдан 1500 тонна яшел масса салган идек,–ди хуҗалык җитәкчесе Валерий Антонов.

Азыкны мулдан әзерләүнең алар өчен перспективалы нигезе бар. Валерий Петрович хуҗалыкны “үз җилкәсенә” алганда  биредә 480 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән. Бер ел эчендә аларның саны 700 башка җиткән. Киләчәктә исә алар мөгезле эре терлекләрнең баш санын тагын 200 гә арттырырга исәп итәләр. Бер үк чиратта район җитәкчелеге катнашы һәм инициативасы белән хуҗалыкның сөрү җирләре быел 1600 гектарга арткан, ягъни бүген барысы 4200 гектар тәшкил итә. 1000 гектарын көзге чәчү өчен әзерләп тә куйганнар.

Хуҗалык хезмәтчәннәренең кәефе күтәренке, эш дәрте йөзләренә чыккан. Хезмәт хакын вакытында алып баралар, ул айга уртача 5-6 мең чамасы туры килә. Һөнәри бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда алдынгыларны хөрмәтләүне традициягә кертеп җибәргәннәр. Бүген дә басу-кырларда хезмәт куючы механизаторлар үзләренең күпме хезмәт хакы эшләгәннәрен смена азагында ук белеп китәләр.

Хуҗалыкка яңа техника кайтару кайгыртучанлыгын да күрә башлаганнар биредә. Быелгы уракта суктыруда гына 7 “Дон” комбайны катнашачак. Бишесе быел кайткан. Моннан дистә еллар элек, күптәнге танышым, Азнакай районының “Янтарь” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Зәкуановның 5 “Дон” белән уракны яңгырлы елда җиңеп чыгуы хакында горурланып сөйләве истә калган. Димәк, “Ревал-Агро”ның бу яктан да урып-җыюны уңышлы башкарып чыгарына зур өметләр бар.

Өлгергән иген басуына «төкле аяк»ны хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчысы Виктор Степанов ясады. Иртәгә аның янәшәсенә башка комбайнчылар да кушыларга җыена.

Ә без кабаттан берьеллык үлән басуына әйләнеп кайтканда сенаж салуда сынатмыйча, матур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләүчеләр–Николай Афанасьев, Валерий Петухов, Иван Мукшин, Валентин Александров, Иван Антонов кебекләр инде соңгы теземнәргә кереп бара иделәр...


Авыл офыклары  в.фатыйхов 2008-07-30 15:08:03

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом