Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Ачы язмыш сынауларында

Гаиләдә җиде бала арасыда беренче булып дөньяга килә ул. Әтисе авылның беренче автомобиль йөртүчесе Мостафа абзый сугыш башланган көннән фронтка китә. Шулай итеп тормыш кыенлыклары, хуҗалык эшләре әнисе белән Хәйдәр җилкәсенә төшә. Ул чактагы кырыс закон таләбе кушканча әнисе бер көн калмый колхоз эшендә була. Бала тәрбияләү, абзардагы терлек, кош-кортлар карау Хәйдәргә йөкләнә. Шулай авырлыкларны җиңә барып аның укырга керер вакыты да җитә. Ләкин башка иптәшләре белән бергә белем алырга насыйп булмый аңа. 10 яше тулгач арба, чана тартып өлкәннәргә ияреп 3 километр ераклыктагы урманнан агач ботаклары ташый, шулай итеп үзләренә кышка җитәрлек ягулык утын әзерли. 12 яше тулгач фронттан яраланып кайткан әтисе белән күрше авылга барып маллар көтә. Үсмернең җәе Питрәч районы авыл кырларында уза. Ә   беркөнне көтүдән соң ул берүзе авылга кайтырга чыга. Көн кичкә авышып караңгы төшеп килә. Урман буендагы юлда кинәт   олы  эткә охшаган нәрсә пәйда була. Ул аңа сөенеп этнең исеме белән эндәшә. Тик тегесе күзләрен тутырып аңа карап тора. “Бетте башым, бүре!” дигән уй кинәт аның башыннан үтә. Шулчак каршыдагы бүре кузгалып куя, авыл ягыннан егетнең бәхетенә сатучы булып эшләүче Василий дәдәй килеп чыга. Ул һәрчак үзе белән ау мылтыгы йөртә. Бүре бик тиз урманга кереп югала. Хәйдәр калган юлны авылына бертуктамыйча йөгереп кайта. Үсеп ныгый башлаган егетнең тырышлыгын күреп авылга кайткан беренче урак машинасын аңа ышанып тапшыралар. Сменага 4 әр ат алыштырып җигелә торган бу техника белән ул көнлек нормасын арттырып үти. Исемен колхозның Мактау тактасына язалар.

17 яше тулганда егетне училищега (ФЗО) укырга җибәрәләр. Авылдан еракка чыгып китмәгән Хәйдәр поездга утырып Себер якларына юл тота. Аларны Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә алып киләләр. Биредә ул балта остасы һөнәрен үзләштереп шахта төзелешендә эшли, солдат хезмәтенә дә шуннан чакыралар. Ә хезмәтне Монголия далаларында үткәрә. Иптәшләре арасында үзбәк, таҗик, кыргыз егетләре күп була. 1956 елның кышы. Монголия далаларында суыклар 55-60 градуска җитә. Көннәрнең берендә аны үзбәк егете белән даладагы постка кизү торырга җибәрәләр. Бер тәүлеклек солдат паегы, ашамлыклар, бер порция спирт бирәләр. Постта торганда далада кинәт ком бураны кузгала, хәрби часть белән элемтә өзелә. Урамда суык, күз ачкысыз буран. Ул өч көн дәвам итә. Үзбәк егете авырый башлый, хәрәкәтләнә алмый. Хәрам дип солдат паегына бирелгән дуңгыз мае белән спирттан да баш тарта. Өченче тәүлектә ризыклары бөтенләй бетә. Ә суыклар кимеми. Хәйдәр дә хәлсезләнә. Үлемем шушы икән дип уйлый ул. Бары тик дүртенче тәүлектә генә ярдәм килә. Ләкин үзбәк егетенең гомерен саклап калып булмый. Хәйдәр дә ун көн госпитальдә дәвалана. 1957 елда ул туган авылына кайта. Бераз ял иткәч Хәйдәр Донбасс шахтасына китә. Әмма ике ел эшләгәч янә туган авылына кайта. Колхозда ат җигеп эшли. 1960 елда өйләнеп, тагын Донбасс якларына чыгып китәләр. Шахтада эшләгәндә бервакыт көчле шартлау була. 7 иптәше һәлак була, ә калган 4 сен коткару бригадасы җир өстенә күтәрә. Хәйдәрнең бу өченче мәртәбә үлем белән күзгәүз очрашуы була. Бераз вакыт биредә эшләгәч алар авылга кайтып урнашалар. Икесе дә фермага эшкә урнаша: берсе сыер сава, икенчесе маллар көтә. Кыш көне курсларда белем алып Хәйдәр тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм 30 елдан артык шушы хезмәтне башкара. Авыл кырларын аркылыга-буйга иңләп тырыш хезмәте өчен күп мәртәбә районда беренчелекне ала, кыйммәтле бүләкләр, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Мактаулы колхозчы, хезмәт ветераны пенсия яшенә җитеп сәламәтлеге какшагач тракторын улына тапшыра. Инде тормышлары да җайланып, улы, килене белән бер гаилә булып яшәгәндә гаиләләренә зур хәсрәт килә. Көтмәгәндә улы Тәлгать вафат була. Бала хәсрәтеннән тормыш иптәше урын өстенә егыла һәм шуннан терелә алмыйча дөнья куя. Уйласаң уйланырлык бит: барысы да бер йөрәккә сыйган.

 –Ярый әле, 25 еллык укытучылык стажы булган киленем Фәния Габделхәй кызына рәхмәт,–ди ул. Оныкларының дәү әтиләре булып бүгенгә бә

Авыл офыклары  Б.Вәлиев 2008-07-30 15:12:29

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом