Мин исә әле ике көн элек кенә беренчесендә — «Горьковец»та булып, монда бар дөньясын онытып ял итүче, Иделнең сай култыгында чупырдаучы малай-кызларга кызыгып та, бераз көнләшеп тә кайттым.
Бу лагерьның урыны бик матур шул. Биек-биек төз наратлар, юкәләргә күмелеп, Иделгә сыенып утыручы «Горьковец»та, кыш буена җитәрлек көч туплау өчен, бөтен шартлар диярлек бар. Биредә үзенә күрә сихри атмосфера хөкем сөрә. Моны лагерь капкасыннан керүгә үк сизеп аласың.
Бөтен лагерьлар кебек үк, «Горьковец» та балаларны инде икенче сменага кабул иткән. Лагерь башлыгы Эмиль Фәйзуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 142 бала ял итә. Алар, отрядларга бүленеп, ике корпуста яши. Барысы алты отряд бар. 28-30 баладан торган һәр отрядның үз исеме – «220 вольт», «Лесная братва», «Алые паруса», «Светлячок»...
Смена июльнең 10ында башланган булса да, мондагылар әле кичә генә килгән кебек, ди. Берсеннән-берсе кызыклы төрле чаралар белән мавыгып, көннең үткәнен сизми дә калалар. Мин килгәндә бер төркем, мәш килеп, нәрсәгәдер әзерләнеп ята иде. «Горьковец» гүзәле» дигән бәйгегә икән. Әлеге титулга ия булыр өчен, 13 кыз сынашмакчы ди.
Бер генә көн дә бушка узмый монда. Әле күптән түгел генә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган бәйге булган. Смена башында вожатыйлар, үзләренең булганлыкларын күрсәтеп, хуш китмәле концерт куйган. Башка лагерьлар белән кунакка да йөрешәләр. Мин килгән көнне, «Чайка»га барырга дип, автобус көтәләр иде. Спорт ярышлары үткәрүне инде әйткән дә юк. Һәр сменада башкаларыннан аерылып торган отряд була. Башкалар үпкәләмәсен тагын, әлегә берсе дә «Лесная братва»га тиңләшә алмый дигән кебегрәк сүзләр ишеттем.
Кайсы лагерьга барма, иң ошаганы нәрсә дип сорасаң, малайлар һәм кызлар бертавыштан: «Ашау!» – дип җавап бирә. Биредә тәмле ашаталар, дип әйттеләр. Көнгә биш мәртәбә бит әле! Туңдырма бирсәләр, икеләтә шатлык. Аннан баш тарткан бала буламы соң? Бигрәк тә шундый эсседә. Эсседә лагерьдагыларга, әйткәнемчә, Идел култыгы ярдәмгә килә. Көнгә кимендә бер мәртәбә суга чумып алу мөмкинлеге бар. Коеныр вакыт җиткәнне, биредәгеләр дүрт күз белән көтеп тора. Моннан тыш, душ, мунча бар.
Көндез никадәр генә арса да, ятып йокларга берәү дә атлыгып тормый монда. Биергә теләсәң, дискозалга рәхим ит. Дискотеканы монда еш үткәрәләр.
Лагерь үзенә күрә бер дәүләт кебек. Үзенең тәртипләре, традицияләре һәм хәтта... акчалары. Ә акчаны ничек эшләргә, аны ничек файдаланырга кирәк01леген мондагылар үзләре белә. Шулай ук, тәртип бозган очракта, штраф салачакларын да. Язганнарымда арттыру юк, ышанмыйсың икән, үзең килеп кара. Әле өченче смена башланмаган.
Яшел Үзән Алсу К.лимуллина 2008-07-31 15:28:48
Кире кайт
|