Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Урамда . җәй, ә күңелдә . кыш

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсен муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов алып барды. Киңәшмәдә өч мәсьәлә тикшерелде.

«Торак идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Татьяна  Разницына торак фондын көзге-кышкы чорда эксплуатацияләү мәсьәләсенә тукталды. Докладыннан күренгәнчә, ширкәт 604 торак йортка  хезмәт күрсәтә (шул исәптән 4 торак милекче­ләре ширкәтенә), шулардан 469ы үзәктән ягып җылытыла, 48 йортта газ миче, 68 йортта АГВ тора, 15 йортка утын ягалар. Нибары 181 йорт үзәктән кайнар су белән тәэмин ителә. Хәзерге вакытта ширкәт эшче-хезмәткәрләре торак йортларны ягу сезонына әзерләү белән мәшгуль. 21 торак йортка капиталь ремонт ясала.  27 йортның – түбәсе, 20 йортның –  фасады, 496 подъездның ишек төбе ремонтлана. Быел инженерлык челтәрен ремонтлауны 1 сентябрьгә (үзәк районнарда 15 сентябрьдә тәмамласаң да ярый), торак йортны ягу сезонына әзерләүне, гомумән, 1 октябрьгә төгәлләргә исәплиләр.

«2нче төзү-монтаж идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең башкарма директоры Валерий Андрианов доклады ширкәтнең узган яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Докладчы шулай ук  ширкәтнең алдагы эш планнары турында да мәгълүмат бирде. Ширкәт, нигездә, төзү эшләре белән шөгыльләнә. Производство базасы,  төзү механизмнары һәм транспорты бар. Былтыр ел дәвамында 45 миллион сумлык эш башкарган,  224 мең сум табыш алган. Ширкәттә 94 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 8717 сум тәшкил иткән. Узган яртыеллыкта  ширкәт эшче-хезмәткәрләре көче белән 25 миллион сумлык эш эшләнгән һәм хезмәт күрсәтелгән.

Муниципаль район башкарма комитетның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Римма Закирова докладыннан мәгълүм булганча, узган ярты елда 735 сабый дөньяга аваз салган, шул ук вакытта 1446 кеше (!) бакый дөньяга күчкән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин район хуҗалыкларының  урып-җыю эшләренә керешүен хәбәр итте. Хуҗалыклар арыш һәм көзге бодайны суктыра. Бер гектардан әлегә уртача 25 центнер бөртек чыга.

Киңәшмәгә йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан акча җыю буенча эшне бер генә минутка да киметмәскә кирәклеген  тагын бер кат искәртте. ТКХ өчен 10,20,30 мең сум бурычы булганнар белән аерым эш алып барырга, бурычлыларның исемлеген бөтен төр хезмәтләргә, шул исәптән хокук саклау органнарына да хәбәр итәргә кирәк. Капиталь ремонтны  вакытында башкарырга: бер квартирга кат-кат кереп, хуҗаларны борчымас өчен, су һәм канализация торбаларын, җылыту системасын бер-бер артлы алмаштырырга, моның өчен ремонтчыларны тиешле төзү материаллары белән өзлексез тәэмин итәргә. Янгыннарны булдырмау максатыннан, сарай һәм подвалларның хуҗасын ачыкларга, хуҗасы табылмаган очракта, аларны законлаштырырга (әйтик, закон нигезендә арендага бирергә мөмкин).


Яшел Үзән  .лифел Таразова 2008-07-31 15:31:02

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом