Суга беркем дә батып үләм дип керми. Елның-елында фәлән кеше батты, дигән сүзләр дә сиңа кагылмас төсле. Су коену кагыйдәләрен күбебез колакка да элми. Ә юкка. Батып үлүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быелгы җәй тоташ кызу белән артык кинәндермәсә дә, коенганда су төбенә китүчеләр саны чәчне үрә торгызырлык. Республика матбугаты хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1 июльгә – 87 кеше, ә илдә исә 1 мең 765 кеше (!) батып үлгән.
Без дә узган атна азагында Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзәндәге идарәсе начальнигы Вячеслав Долганов белән элемтәгә кердек һәм безнең районда бу уңайдан эшләр ничегрәк торганны белештек. Ул белдергәнчә, районда узган җәйдә 11 кеше батса, быел исә шушы көнгә 6 кеше батып үлде дип санарга була. «Су буенда үз-үзеңне ничек тотарга, суга исерек килеш кермәскә, коенырга ярамаган урыннарда суга керүдән тыелып торырга кирәклекне күпме генә аңлатырга тырышсак та, игътибарга алучы аз. Барыбер керәләр, коеналар һәм баталар. Күбесе, кагыйдә буларак, исерек килеш бата», – диде ул.
Вячеслав Долганов сүзләренә караганда, июльнең 23ендә паром кичүе янында, «Су коену тыела» дип язган тамга янында ук 22 яшьлек хатын-кыз баткан. Башта җыелышып эчкәннәр, аннан коенырга уйлаганнар...
4 июльдә Казанда яшәүче 21 яшьлек егет Васильеводагы Карасиха күлендә бата.
7сендә икәү резин көймәдә «Золотой» дип йөртелә торган утрауга юл тота. Тик чыгып җитә алмыйлар: 32 яшьлек хатын Идел төбенә китә. Икесе дә эчкән була.
20 июльдә суда тагын бер ирнең гомере өзелә. Монысы Зур Ключи авылындагы буада. Әле моңарчы беркем дә батмаган буаның тирәнлеге салмыш иргә җитә кала.
Өч көннән соң Васильеводагы мехколонна складлары янында 50 яшьлек хатын-кыз Иделгә китә.
25ендә 774нче тимер юл платформасы янында Иделдә тагын бер ир-ат бата.
Идел ярында яшәвебез бер яктан әйбәт, икенчедән, ничаклы кешене зур су йота баруы бик кызганыч. Тик монда инде Иделнең гаебе юк. Сак булыйк, хөрмәтле газета укучылар, үзебезне, якыннарыбызны саклыйк. Су коену кагыйдәләрен истә тотыйк. Нинди кагыйдәме? Эчкән килеш суга кермәскә, таныш булмаган сулыкларда, коену тыелган җирләрдә коенмаска, балаларны күздән яздырмаска.
Яшел Үзән Алсу Кәлимуллина 2008-07-31 15:31:53
Кире кайт
|