Предприятиенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин быелгы икмәкне кабул итүгә ничек әзерләнүләре, яңалыклар, үзгәрешләр турында сөйләде. Элеватор 70 мең тонна ашлык кабул итә ала. Бер тәүлеккә 2500 тонна бөртекне эшкәртеп, киптереп була. Быел кайбер хуҗалыклар ашлыкны элеваторда киптерүне планлаштыралар. Болай эшләгәндә арзангарак төшә, сыйфатка зыян килми.
Район башлыгы ахырдан элеватор коллективының яңа сезонга әйбәт әзерләнүен билгеләп үтте. “Басулардагы мул уңышны югалтуларсыз җыйнап амбарларга салырга язсын”, – диде ул.
Кире кайт
|