Тәрәзәсез караңгы бүлмәне үзенең зәгыйфь кенә саргылт яктылыгы белән кечкенә лампа яктырта. Энергия бик санаулы, шуңа аны саклап кына тоталар. Җирдән егерме яктылык елы ераклыгындагы бу җансыз планетага метеорит һөҗүмнәре бик еш була. Аннан соң Җирдәгедән күпкә дәһшәтлерәк ураганнар да сәгать саен диярлек кабатлана. Безнең курку белмәс сәяхәтчеләр үзләренең галәмдәге бу вакытлы йортларын шуңа да кратерга иңдереп үк урнаштырдылар. Болай куркынычсызрак. Җирдән ике тапкыр зуррак булган планетаның орбитасында аларны бирегә алып килгән галәм очкычы әйләнеп йөри. Инде һава запаслары да кимеп бара. Кислород запасын күрсәтүче шкаладагы ук һаман түбәнгә тәгәри. Орбитадагы очкычтан сәяхәтчеләрне җансыз күк җисеменнән аерып күтәреп менеп китәргә тиешле зонд һаман төшми. Очкычның компьютеры нигәдер Сәйфи белән Вахит җибәргән әмер-сигналларга буйсынмый. Моны штаттан тыш ситуация дип атыйлар. Очкычның борт инженеры һәм программист Сәйфи әйтүенә караганда, очкыч компьютерының программалар базасында ниндидер көтелмәгән үзгәреш килеп чыккан булырга тиеш. Мондый очракта Җирдән очышлар белән идарә итү үзәге ашыгыч рәвештә яңа программалар базасы җибәрергә бурычлы. Әмма Җир нигәдер эндәшми.
Вахит, берни эшли алмауларына бик нык күңелен төшереп, кысан бүлмә буйлап йөренә. Сәйфи исә тынычлыгын саклый бирә, берни эндәшмичә, компьютерда казына. Галәмара Интернет челтәренә тоташырга азаплана, күрәсең. Тик галәмара Интернет әле яңа оешып килә, шуңа да бик начар эшли. Аннан соң сәяхәтчеләрнең куәтле антенналары да юк. Барлык иң кирәкле җиһазлар очкычта калды. Кем уйлаган аның болай килеп чыгасын.
Вахит авыр уйларга бирелеп йокыга талды. Уянып киткәндә, планетаның өслеген күрсәтүче мониторда таң кояшының коры ак балчыкка якты нурларын сибеп, аны кызганмый кыздыруы күренә иде. Ләкин балчык нурларны бик тиз кайтара, кайтарылган нурлар белән башка планеталарның төннәре яктыра. Беренче килеп төшкән чакта бу планета бик сөйкемле булып тоелган иде. Җил ак тузанны буран төсле күтәрә, бер урыннан икенче урынга йөртә. Дәһшәтле ураганнар вакытында Вахит ак балчык буранын кызыксынып күзәтә иде. Хәзер барысы да туйдырды. Шушы станциянең икесе өчен кабер булу мөмкинлеген уйлап, аның йөрәге сыкрап куйды.
Кинәт иңнәренә дусларча шаян итеп төрттеләр. Бу аз сүзле Сәйфи иде. Вахит юлдашы күрсәткән тарафка карады. Күк йөзен күзәтүче компьютерның мониторында галәм очкычыннан аерылып планета өслегенә якынаючы зонд җемелди иде.
Кире кайт
|