Шулай итеп, хуҗалыкларда чын урак өсте башланды.
Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте артыннан бу көнне “Чишмә”, “Союз-Агро” хуҗалыклары да әлеге эшкә кереште. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге җитәкчесе М.Х.Афзаловтан алган мәгълүматларга караганда, 27 июльгә район кырларында 1200 гектар мәйданда арпа һәм арыш суктырылган. Хәзергә алынган уртача уңышка килгәндә, арпаныкы ул бер гектардан 41, арышныкы 36 центнер тәшкил итә.
Ашлык суктыру белән бер үк вакытта теземнәргә салу да бара. Мәгъсүм Хафизович болай эшләгәндә бөртеклеләр корырак була ди. Әмма моның өчен суктыру мөмкинлекләрен дә истән чыгарырга ярамый. Чөнки вакытында суктырмасаң, теземнәрдәге ашлыкның яңгырга эләгеп яисә озак ятып черүе дә ихтимал.
Кыр-басуларда ком-байннар гөрелтесе белән трактор тавышлары да ишетелә. Чөнки хуҗалыклар әле быелгысы җыелмаса да киләсе ел уңышы өчен дә кайгырталар: көзге культураларны чәчәргә җир әзерлиләр.
Печән әзерләү, сенаж салу эше дә дәвам иттерелә. Кукуруздан кала барлык үсемлек тә эшкә «җигелгән». Һава торышы гына бозылып эшкә аяк чалмасын инде.
Кире кайт
|