Россия Хәрби Диңгез флотында хезмәт итүчеләр элек-электән үк илебезнең горурлыгы булып торалар. Еллар дәверендә алар илнең хәрби тормышын саклауда үзләреннән зур өлеш кертәләр, диңгез чикләрендә тынычлык, иминлек булдыралар. Адмирал Нахимов мәктәбе традицияләрен дәвам итүчеләр безнең шәһәребездә дә байтак. Һәр ел саен алар үзләренең бәйрәмнәре - Хәрби Диңгез флоты көнендә төрле елларда Ватаныбыз иминлеге сагында корбан булган иптәшләрен искә алалар.
Отставкадагы капитан һәм матрослар, шәһәребездә озак еллар дәвамында яшь диңгезчеләр тәрбияләүче “Фарватер”, “Юнга” клублары әгъзалары, сугыш ветераннары бердәм булып кабат Мәңгелек ут янына җыелды. Аларны шәһәрнең хәрби комиссары Р.Р.Сабиров, ветераннар советыннан Ф.К.Каюмов, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы В.Н.Фефелова тәбрикләп, И.А.Фроловка һәм Ю.И.Медведевка “Атом су асты флотына 50 ел” юбилей билгесе тапшырдылар. Диңгезчеләр исеменнән I ранг капитаны Т.М.Сәетов чыгыш ясап, бирегә җыелучыларга тирән хөрмәт хисләрен белдерде, изге теләкләрен җиткерде.
Тантанада һәлак булган диңгезчеләр бер минут тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре салынды.
Кире кайт
|