Башкарма комитет җи-тәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары А.И.Грушинның 22 июльдә Кузайда узган авыл хуҗалыгы семинарында ясаган чыгышыннан күренгәнчә, быел районда барлыгы 19311 мең сумлык 130 кредит алынган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 7 кредитка һәм 1381 мең сумга кимрәк. Арада әлеге уңайдан актив эш алып барган авыл җирлекләре башлыклары да бар. Алексей Иванович андыйлардан Сөләй (19 кредит), Елховой (9), Иске Михайловка (9), Кләмәнтәй (9), Аппак (6), Тайсуган (6), Б.Никольск (5), Түбән Абдул (5), Иске Суркин (5) авыл җирлекләрен билгеләп үтте. Шул ук вакытта бер генә кредит алмаучылар да күзәтелә икән. Бишмунча, Бута, Югары Акташ, Кичүчат, Новотроицк, Рус Акташы һәм Ямаш авыл җирлекләре әнә шундыйлардан. А.И.Грушин мондый сүлпәнлеккә һәр җирдә дә әлеге төр кредитның өстенлекләрен яхшылап аңлатмауларын, бу мәсьәләгә инициатива белән якын килмәүләрен сәбәп итеп китерде. Ул җитәкчеләргә Елховой авыл җирлеге башлыгын үрнәк итеп куйды. Кредит алуга документларны ул үзе җыеп, банкка тикшерүгә илткән. Быел шәхси авыл хуҗалыгын үстерүгә кредит алучыларга (Елховойда алар 44 хуҗалык) 20 сутый берьеллык үлән бүлеп бирү мөмкинлеге табылган.
Гомумән алганда, 2006-2008 елларда барлыгы 567 кредит бирелгән. Бу 86475 мең сум дигән сүз. Шулардан 2037734 сум 80 тиенлек 289 кредит субсидияләнә.
Шәхси хуҗалыкларның үзләреннән артып калган продукцияләрен сатуга килгәндә, халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче оешмалар хәзер районга бүленәчәк, ягъни бер авылда ике предприятие сөт җыймаячак. Районның көнбатыш өлешенә райпо хезмәт күрсәтәчәк, СПК “Урожай” кичүчатлылардан, Мәмәт, Чупай һәм миңлебайлылардан сөт сатып алачак. Калган авыллар «ВАМИН»га беркетелгән.
Муниципаль район башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров хуҗалыкларны үстерүгә кредит алу эшен көчәйтергә, халык арасында моның отышлы якларын аңлату алып барырга, форсаттан файдалану кирәклегенә күрсәтте.
Тормыш көннән-көн кыйммәтләнә бара. Авыл хуҗалыгы продукцияләренә дә бәяләр күтәрелеп тора. Шул ук вакытта эшсезлек проблемасы авылларга да үтеп керде. Ә шәхси хуҗалык тоту, мал-туар асрау - тормыш алып бару, гаиләне керем белән тәэмин итү юлларының берсе.
Кире кайт
|