Әлеге вакыйганы яше дә, карты да зарыгып көтте дисәк бер дә ялгыш булмастыр. Нефтьчеләр мәйданында җыелган халыкның күплеге, җыр-моң сөючеләрнең артистларны алкышлавы, рәхәтләнеп күңел ачуы бәйрәмнең һәркем күңеленә хуш килүен күрсәтте. Гаилә елы һәм шәһәребезнең 55 еллыгы уңаеннан эстрадабызның 30 яшь йолдызы, шул исәптән якташларыбыз Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев әлмәтлеләргә моңлы, дәртле җырларын бүләк иттеләр. Якташларыбызның хис-тойгылары, иҗат юнәлешендә булган яңалыклары белән дә кызыксынып, сәхнә артында алар белән әңгәмә дә корып алдык.
Илназ: “Туган шәһәремә аяк басканда минем тәнемнән кырмыскалар йөгерешкән кебек була, бик дулкынланам, шул ук вакытта сөенәм. Әлмәт елдан-ел матурлана, төзекләнә. Шәһәрем белән горурланам. Аның кешеләре дә ягымлы, мөлаем. Татар моңын үз итеп килгән тамашачыларга, дусларыма рәхмәт. Иҗатыма килгәндә, көз көне 2 нче альбомым дөнья күрәчәк, “Яңа гасыр - татар яшьләре” дип исемләнгән 4 нче клибымны әзерлим. Тагын бер шатлыгым белән бүлешәсем килә, шулай ук көз айларында үз сайтымны да булдырырга җыенам”.
Мөнир: “Хис-кичерешләремне сүзләр белән генә аңлатып булмый, күңелне җыр-моң уратып алды. Аеруча халыкның күп булуы, безне җылы каршылавы кәефне күтәрә. Бүген “Насыйп пар”, “Ак каен” җырларын башкарачакмын. Бирегә минем әти-әнием, дусларым килде. Башка калалардан аермалы буларак, безнең һәрбарчабызга Әлмәттә концертны оештыруга җаваплы караулары, сәхнәне әзерләүдә ярдәм итүләре ошады. Күренеп тора, әлмәтлеләр ачык йөзле, киң күңелле. Мин аларга алга таба да татар җырларын хөрмәт итүләрен, туган телебезне олылауларын телим. Шулай булганда йөрәкләрдә һәрвакыт изгелек, мәхәббәт булыр”.
Татар яшьләре булдыра! Җырлый да, бии дә, күңел дә ача белә! “Музыкаль десант” үзенең традицияләрен дәвам итеп, алдагы елларда да тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итәр дип ышанабыз.
Кире кайт
|