Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбү- бакиров очрашуны ачып, эшмәкәрләргә гозер-со-рауларын Дәүләт Думасы депутатына җиткерү мөм- кинлеге тудырылуын әйт- те һәм аларны форсаттан файдаланырга чакырды. Чөнки, сер түгел, эшне тагын да яхшырак оештыру өчен бу өлкәдә әле законнар җитәрлек дәрәҗәдә чыгарылмаган.
Гөлнара Илдусовна эшчәнлеген алыштыруга да карамастан (ул элек ТР эшмәкәрлекне үстерү буенча агентлыкның гене- раль директоры вазифасын башкарды), бизнес үсеше соравының кала бирүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген бу җәһәттән Дәүләт Думасы депутатлары тикшерүенә 4 проект кертелгән. Аның берсе административ киртәләрне бетерүгә кагы- лышлы. Г.И.Сергеева проектның мөһим момент- ларына тукталып үтте. Үзгәрешләр эшмәкәрләрне куандырырлык. Мәсә- лән, элек тикшерүләр еш үткәрелгән булса, проектта планлысын өч елга бер тапкыр уздыру гына карала. Җитешсезлекләр булган очракта гына күчмә тикшерүләр булырга мөмкин. Планнан тыш тикшерүләргә килгәндә, алар кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салынган, әйләнә-тирә мохит пычратылган очракта гына прокурор белән килешенеп уздырылырга тиеш. Проектта бер юнәлештәге тик- шерүләрнең төрле органнар тара- фыннан кат-кат үткәре- лүе тыелу да әйтелгән. Депутат әлеге про-ектны закон буларак 2009 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү планлаштырылуын әйтте. Тагын бер мөһим момент: хәзер эш башлап җибәрү өчен кайбер структур службаларның ри- залыгы кирәк булмаячак, исемлектәге документларны туплау да җитә.
Проектларның икенчесе милициягә кагыла. Алар элек офиска килеп документларны ала алган булсалар, проект гамәлгә кергәч хокук бозулар факты булганда гына тикшерә алачак. Өченче проект лицензия, дүртенчесе мәҗбүри сертификация-ләүне алыштыру хакында.
Т.Г.Сергеев гамәлдәге законнарга, арбитраж практикасына тукталды, бәхәсле мәсьәләләргә аңлатма биреп узды. Очрашуда шулай ук венчур фонды, контроль-касса аппараты, патент, документларның электрон әйләнеше турында да сүз алып барылды.
Р.Ф.Әбүбакиров районда һәм шәһәрдә урта һәм кече бизнеска теләктәшлек, ярдәм күрсәтелүен, бизнесның үтә күренмәле булырга тиешлеген ассызыклады, кайбер мәсьәләләр уңаеннан үз фикерен белдерде.
Эшмәкәрләр һәм башкалар да Дәүләт Думасы депутатына үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Кире кайт
|