Мәгълүм булганча, быел да 1-25 август көннәрендә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика хәйрия акциясен игълан итте. Әлеге уңайдан без социаль яклау идарәсе начальнигы З.Ш.Шакирҗановка мөрәҗәгать иттек.
- Әлеге акцияне уздыру үзенчәлеге шунда, ул аз тәэмин ителешле, күп балалы (мәктәп яшендәге 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән) гаиләләрдән булган балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән булачак беренче сыйныф укучыларына “мәктәп сумкасы” тутыруны, спорт, аяк киеме алуны оештырып, яңа уку елына әзерлектә ярдәм итүне үз эченә ала.
Әлмәт муниципаль районы буенча әлеге 3 категориягә караучы 100 гә якын гаилә, ягъни пособиегә гариза язучылар идарәдә исәптә тора. Узган ел акция кысаларында 160 балага ярдәм күрсәтелгән иде. Анда шәһәребездә урнашкан оешма-предприятиеләр дә актив катнашты. Быел да барлык идарәләр, бюджет оешмалары, учреждениеләр, җәмгыятьләр дә әлеге чарадан читтә калмаслар, үзләрендә эшләүче гаиләләрнең балаларына булышырга мөмкинлек табарга тырышырлар дип ышанабыз. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Әлмәт бүлекчәсенең акциягә үзеннән зур өлеш кертүен билгеләп үтәсе килә, бу максатта алар 50 мең сум акча күчерде инде. Шунысын да әйтергә кирәк, инвалид балалар тәрбияләүче гаилә башлыклары хезмәт куйган оешмаларга барлык кирәк-яраклары белән сумкалар сатып алсыннар өчен аларга хатлар да юллаячакбыз. Эре сәүдә нокталарында акча җыю өчен урнаштырылган 16 үтә күренмәле тартмада акцияне уздыруга акча җыелачак. Балаларны спорт һәм аяк киемнәре белән тәэмин итү бурычы физкультура, спорт һәм туризм идарәсенә йөкләтелде. Бүләкләр августның икенче яртысында тапшырылачак, - диде Закирҗан Шәрипович.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акцияләре кысаларында республика күләмендә тагын берничә акция, “10 + 1”, “Беренче сыйныф укучыларына бүләк”, “Бәйрәм белән уртаклаш” һәм башка чаралар үткәрү каралган. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе К.Б.Минһаҗева сүзләренә караганда, сәүдә нокталарының кайбер-ләрендә әлеге акцияләрне оештыру планлаштырыла.
Балалар бакчасы белән хушлашып, мәктәпкә укырга бару бала өчен дә, әти-әниләр өчен дә шатлыклы һәм истәлекле вакыйга. Алар хәтерендә әлеге бәйрәм якты хисләр, күтәренке кәеф белән уелып калырга тиеш. Бу уңайдан Әлмәт муниципаль районының попечительләр советы шәһәребез һәм районыбыз оешма-предприятиеләре җитәкчеләрен игътибарлы булырга чакыра һәм әлеге акция барышында мөмкинлекләренә карап булышлык күрсәтүләрен сорый. Сораулар килеп туган очракта социаль яклау идарәсенә 32-45-43 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кире кайт
|