Бүген бу сорау машина йөртүчеләрнең күпчелеген кызыксындыра, чөнки соңгы вакытта, руль артында чама белән генә эчүне закон үзе рөхсәт итә, дигән хәбәр таралды.
Бәхәссез, машина йөртүчеләр арасында “төшереп” руль артына утыручылар шактый. Шуңа эчәргә рөхсәт итүче закон чынлап та чыгарылса, алар өчен бу зур сөенеч булыр иде.
– Мин, мәсәлән, гомерем буе машина йөртүче булып эшлим һәм бер шешә “җиңел” сыра эчүдән бер дә баш тартмас идем, - ди А.Романов.
Машина йөртә башлавына нибары биш ай тулган М.Сабиров исә башкачарак фикер йөртә:
– Эчеп машина йөртүгә каршы мин, тик кайчакта шундый очраклар була – эчтең, ә ниндидер аеруча җитди хәл килеп чыгу аркасында руль артына утырырга туры килә. Менә шул вакытта бу закон коткарачак.
Ләкин машина йөртүчеләр арасында төрлесе – рульгә сыра гына түгел, ә аракы да эчеп утыручысы бар бит. Мәсәлән, 12 июль көнне Лениногорск районының Сугышлы авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтенең шаһиты булырга туры килде. Берничә кабат әйләнеп чокырга төшкән җиңел машина шоферы да, ашыгыч ярдәм белән шифаханәгә алып киткән иптәше дә яхшы гына “төшергәннәр” иде.
– Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыру, элеккечә үк, тыела. Мондый закон кабул ителсә, ни буласын күз алдына китерүе дә авыр. Шуңа аның кайчан да булса чыгуы бик шикле. Алкоголь түгел, ә спирт нигезендә эшләнелгән дару кабул иткәннән соң да юлга чыгу катгый тыела. Кефир, квас эчәргә мөмкин, анысына сүз дә юк, - дип билгеләде Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсе начальнигы А.Минһаҗев.
Моның өстенә, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең спиртлы эчемлек кулланганлыгын туктаткан урында махсус прибор - алкотестер ярдәмендә тикшерә башлаячак хәзер.
– Бу прибор безгә дә кайтты һәм тиздән аңардан файдалана башлаячакбыз, - ди А.Минһаҗев.
Алкотестерга өргән вакытта чыгарылган бер литр сулышта алкоголь күләме 0,15 грамм булса, машина йөртүче җавапка тартылмаячак. Канның бер литрында исә алкоголь күләме 0,3 граммнан да артмаска тиеш. Алкотестерны алдап булмаячак, ул һәр “клиентны” хәтерендә калдыра һәм нәтиҗәләрне шунда ук кәгазьгә чыгарып бирәчәк. Нәкъ менә шул нәтиҗә судта төп дәлил булачак та инде. Прибор күрсәткән нәтиҗәләр белән килешмәгән очракта, машина йөртүче махсус медицина экспертизасы үтәргә хаклы. Ә бөтенләй дә тикшерү узудан баш тартучы, 2005 елдан гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.
А.ХӘБИПОВА.
Кире кайт
|