Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Иң мөһиме - аңлашып эшләү

“Восход” ТМШ рәисе Назыйм Фәхретдиновны Мәктәп урамындагы 12нче йорт янында эш киемендә очраттым.

–Безнең ТМШ бу йортка хезмәт күрсәтә, шуңа да анда капиталь ремонтның ничек баруы белән мин даими кызыксынып торам,–дип аңлатты ул.

Йортта яшәүчеләр дә рәисләренең, җиң сызганып, генподрядчы “ИдельСтрой” оешмасы вәкилләре белән бер дәрәҗәдә эшләвен әйттеләр. Һәм шул ук вакытта ул анда яшәүчеләрнең барысы белән дә уртак тел таба, аларның теләсә нинди канәгатьсезлекләрен оста гына җайлап җибәрә дә белә икән. Менә шуңа да әлеге йортта ремонт эшләре тавыш-тынсыз, графиктан алда бара.

Дөрес, башта барысы да шома гына булмаган.

–Стенаны ватканда,–ди йорт буенча өлкән Наталья Малафеева,–кемдер канәгатьсезлек белдергән иде, менә әлеге тавышлы эшне тәмамладылар, чүп-чарны чыгарып түктеләр һәм кешеләр дә тынычланды.

Хәер, ТМШ рәисе дә, зур сабырлык белән, бу уңай­сызлыкларның вакытлыча, ремонтның алар файдасына булуын гел искәртеп тора.

Йортка 23 ел. Аны ремонтлауга 8 майда керешәләр. Беренче эш итеп, иләккә охшап калган түбәгә тотыналар. Бер ай дигәндә аны алыштырып куялар, вентиляция торбаларын да яңарталар.

Өстәвенә, шәһәрнең кайбер башка йортларыннан аермалы буларак, ремонт вакытында кешеләрне дә онытмыйлар. Түбәнең бер өлешен генә ачканнар, әгәр аны кичкә кадәр ябып өлгермәсәләр, калган өлешен рубероид  белән каплаганнар. Болай эшләү ремонтчыларның күп вакытын алмаган, әмма алар фатирларга түбәдән су үтүне булдырмаганнар. Явып торган көчле яңгырлар, ә алар аз булмады, түбәнең сыйфатлы итеп ябылуын раслады.

Башка эшләрне дә намус белән башкарырга тырышалар, Казаннан килгән инспекторларның уңай бәяләре дә шуны дәлилли. Хәер, йортта яшәүчеләр дә зарланмый, бары җылыту системасын күздә тотып, “кышка кергәч күрсәтер” диләр.

Шәһәрдә, үз фатирларында җылылык системасын ремонтлаудан баш тартучылар һәм ремонтчыларны фатирларына кертмәү очраклары да бар.

Назыйм Фәхретдинов 12нче йортта яшәүчеләрнең барысын да җыеп, мондый ремонтның максаты турында җентекләп аңлаткан, булачак уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенергә дә оялмаган һәм башка беркем дә, бернинди проблема кичермәгән. Ә, киресенчә, биредә яшәүчеләр әле аңа булышканнар да. Батареяларны күз алларында чистартуны сораганнар һәм һәркем ремонтчыларга үз гаражын тәкъдим иткән, юдырту өчен су да биргән.

Шулай бердәм эшләү нәтиҗәсендә җылылык системасын ремонтлау пәнҗешәмбе көнне тәмамланган. Өстәвенә, һәр фатирда су торбасына краннар куйганнар, әгәр авария була калса, йорт буенча суны ябарга кирәк булмаячак. Җылылыкны исәпкә алу счетчигы да урнаштырылган, бу анда яшәүчеләргә яккан өчен элеккегә караганда азрак түләргә туры киләчәк, су счетчиклары да куялар. Өченче көн йорт фасадын яңартуга керешкәннәр. Моннан тыш, 3 подъездның да тәрәзәләре алыштырылачак, барлык балконнар бер төскә буялачак. Подъездларда электр үткәргечләр алыштырылачак. Моннан тыш, агымдагы ремонт акчасы хисабына йорт каршында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар, өйалды рәшәткәләрен буяганнар.

–Финанс ягыннан проблемалар юк,–ди ТМШ рәисе,–йортта яшәүчеләр белән аңлашып эшлибез, шулай булгач, йортны капиталь ремонтлау 29 августка тәмамланачак.

“Восход” ТМШ 6 йортка хезмәт күрсәтә. Шуларның 5се торакларны ремонтлауның Федераль программасына кергән. Аларны ремонтлау киләсе елга планлаштырылса да, Назыйм Фәхретдинов икесендә инде халык белән җыелыш үткәргән. Чөнки, аның әйтүенчә, кешеләр белән үзара аңлашу булганда гына нәтиҗәле эшкә исәп тотарга мөмкин.


Тәтеш таңнары  2008-08-01 15:06:36

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом