Бард җыры – күңел халәте гитара көенә тәңгәл килү, романтика, ихласлылык белән сугарылган тулы бер дөнья. Инде менә берничә ел рәттән Алексеевка авылы янындагы күкчәчәкле тау итәгендә елның бер көнендә шундый мохит хакимлек итә, анда “Сула – Ак чишмә” авторлык җыры фестивале үткәрелә. Чираттагы бәйрәм узган шимбәдә булды.
Фестивальгә беренче тапкыр килүче кешенең игътибарын иң башта нәрсә җәлеп итәр? Урман белән уратып алынган кечкенә калкулыкта көндездән үк палаткалар шәһәрчеге барлыкка килә. Учаклар, уха һәм шашлык, спорт уеннары, танышулар һәм аралашу, җырлар, гомумән – табигать кочагындагы ялны кем ничек күз алдына китерә. Беренче кабат килүчеләргә үземдә сынаган киңәш: зур казанда Суладан тотылган керкә балыгыннан уха пешерүче Алексеевка кызларын табыгыз, – һәркемне сыйлыйлар, ә аш бик тәмле.
Кичкә таба калкулык итәгендә үзенчәлекле тамаша залы, тау астында сәхнә барлыкка килә. Гала-концертка сайлап алу башлана: төрле шәһәрләрдән килгән автор җырларын башкаручылар жюри һәм “сулалылар” каршында чыгыш ясыйлар. Җырлаганда көйне бозсаң яки гитараң көйләнмәгән булса да куркыныч түгел, синнән беркем дә көлмәячәк, кул чабып көч бирәчәкләр – шундый дустанә мохит монда. Аннары “Халыкка җырла” өлеше үткәрелә – жюри киңәшкән арада теләгән һәрбер кеше, жанр һәм стиль чикләүләреннән башка, үзләре яраткан җырларны башкара.
– Автор җырларын бөтен кеше дә белми, шуңа күрә без фестивальдә теләгән һәр кешегә үзен күрсәтү мөмкинлеген бирәбез, – дип, бу бүлеккә комментарий бирә әлеге фестивальне башлап йөрүче һәм оештыручы, “Валентина” бард җырлары клубы җитәкчесе Валентина Никулина. Бу өлештә дә, фестивальнең гомуми барышындагы кебек, яшьләр актив булды. Блок алар башкаруындагы рок җырлары белән башланган булса, татарча “хард–рок” белән тәмамланды – араларында баулылылар да булган туристлар төркеме баян, шөлдерле барабанга кушылып дәртле һәм күңелле такмакларны биска җырлап, тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Яшьләрнең, әлбәттә, фестиваль “аксакалларыннан” күп нәрсәне өйрәнәселәре бар әле, мәсәлән, оештыручыларның берсе булган Марат Җиһангәрәев бар күңелеңне биреп башкарган җыр нинди икәнлеген күрсәтте.
Сула өстендә фонарь сыман булып ай калкыгач һәм күккә йолдызлар сибелгәч, башкаручылар өчен дулкынландыргыч бүләкләү мизгелләре һәм гала-концерт башлана. “Вета” дуэты (Вера Әхмәдиева һәм Татьяна Хәлиуллина, узган елгы беренче дәрәҗә лауреатлар) берьюлы “Ансамбльләр” һәм “Автор–башкаручы” номинацияләрендә беренче урыннарга лаек булдылар. Аларның җыры битараф калырлык түгел шул, чөнки Татьяна көйне үзенең талантлы дусты Наташа Лакомкина шигыренә язган, аның исеме бу кичтә күп тапкыр искә алынды. Казаннан килгән “Скай Скепэрс” төркеме өченче урынга чыгуы игълан ителгәч, баулылылар бер–берсенә: “Алар безнекеләр”,– диештеләр. Дөрестән дә, Константин Гордеев һәм Денис Фәсхетдинов – Баулы егетләре, Казанда укучы студентлар. Ә менә “Солистлар” номинациясендә өченче һәм икенче урыннарны алган Рөстәм Маннуров һәм Радмир Лотфуллин, шулай ук “Автор–башкаручы” номинациясендә икенче урынга лаек булган Катя Фирсова әлегә шәһәр мәктәпләре укучылары. Фирсовлар гаиләсе бу көнне берьюлы ике җиңүне бәйрәм итте. Катяның әнисе – Алена Фирсова “Солистлар” номинациясендә беренче урын алды. Мөгаен, өч җиңү ди-сәк дөресрәк булыр, чөнки Фирсовларның иң кечкенәсе – дүрт яшьлек Василина да фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясады.
Призлы урыннарның барысын да Баулы һәм Лениногорск бүлеште. Күрше шәһәр вәкиле Мария Войцеховская гран-прига һәм төп бүләк – гитарага ия булды. “Гитара һәм җыр булганда, без бергә, без бик якын”, – дип җырладылар лениногорскилылар. Сула буендагы фестивальнең тагын бер гимны булырга лаеклы сүзләр.
Ф.ЗЫЯРОВА.
Бу фестивальдә иң шәп җанатарлар төркеме Марат Җиһангәрәевта булгандыр, ахры.
Кире кайт
|