Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Устав һәм иганәчелек турында

Муниципаль берәмлек Уста­вындагы төп үзгәрешләр ту­рында мәгълүмат белән район Советының баш белгече-юрист Александр Ханеня чыкты. Әлеге мәсьәләнең быел июньдә Совет утырышында каралганлыгын һәм анда үзгәрешләрнең про­екты тәкъдим ителүен, июльдә җәмәгать тыңлаулары булган­лыгын исегезгә төшерәбез. Төп үзгәрешләр җирле үзидарә ор­ганнары мөстәкыйль хәл итәчәк җирле әһәмиятле мәсьәләләр даирәсен киңәйтүгә кагыла. Алар арасында - террорга кар­шы профилактика, реклама ко­рылмаларын куюга рөхсәт бирү. Яңа вазифалар исә авыл хуҗа­лыгы җитештерүен үстерү, про-

дукцияне урнаштыру базарын киңәйтү өчен шартлар булды­руга кагылышлы. Уставның яңа редакциясе ТР Юстиция минис­трлыгында теркәлеп, "Дуслык" район газетасында бастырыл­ганнан соң закон көченә керә. Утырышта район һәм шәһәр­дәге иганәчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләре дә яктыртыл­ды, алар турында район Сове­тының оештыру бүлеге мөдире Г.Казакова сөйләде. Иганәчелек эшчәнлеген координацияләү өчен муниципаль район башлыгы рәислегендә Попечительлек советы төзелде. Инде берен­че яртыеллыкта ук совет акти­вында 10 меңнән күбрәк кеше катнашкан 23 чара бар. "Нур-латнефть" НГДУсы, "ТНП-Зүзәй-нефть" ААҖ, "ТатРИТЭКнефть" НГДУсы, "Кондырчанефть" ААҖ, "ТНГК-Развитие" ОООсы, "Кара Алтын" ЯАҖ, "Татнефтедор" ОООсы НУАДы, "Нурлатнефтеп-родукт" ОООсы, "Нурлат УТТсы" ОООсы, "МАКойл" ЯАҖ", "Де-вон-Кредит" банкының иганәче­лек ярдәм суммалары саллы. Якташыбыз А.Мануйлов июльдә балалар бакчаларына урын-җир әйберләре алу һәм 2нче мәктәп­не ремонтлауга акча бирде. Ә

иганәчелек ярдәменең гомуми күләме август уртасына 33 мил­лион сумлык булган инде. Тема­ны "Бердәм Россия" БСПсенең җирле бүлекчәсе сәяси Сове­ты әгъзасы Флюра Ногманова дәвам итте. Ул башта "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Акция ба­рышында 133 беренче, 32 икен­че - өченче класска баручы һәм 13 күп балалы гаиләләрдә тәр­бияләнүчеләр саллы ярдәм ал­дылар. Аннан Флюра Рәшитовна партиянең төбәк, җирле сәяси советларының гражданнарга ко­раллы конфликтта зыян күргән Көньяк Осетия гражданнарына ярдәм акциясенә кушылырга ча­кырган мөрәҗәгате турында әйт­те. Утырыш башында Наил Ша-кирович "ТатРИТЭКнефть" НГДУ­сы начальнигы В.Кудасовны һәм җиләк-җимеш питомнигы җитәк­чесе В.Паруковны юбилейлары белән котлады.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр район һәм шәһәр Советларының депутатлар кор­пусы тарафыннан хупланды һәм расланды.


Дуслык   В.Вафина 2008-08-20 09:11:29

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом