Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Таләпләрне санга сукмасаң

Балык бистәсе район прокуратурасы тарафыннан район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, “Балык бистәсе унитар предприятиесе, “Анатыш”,  “МАТП” акционерлык җәмгыятьләрендә хезмәт хакы һәм башка күп төрле  түләү, пособиеләрнең үзвакытында бирелү-бирелмәү  мәсьәләләре тикшерелде. Нәтиҗәдә, югарыда телгә алынган предприятие, учреждение җитәкчеләре тарафыннан Россия Федерациясе хезмәт кодексының  хезмәт килешүе  төзү турындагы 67 нче маддәсе, хезмәт хакын үзвакытында түләү тәртибе  турындагы  136 нчы маддәсе һәм  ел саен бирелә торган отпускны  акчалата  компенсацияләү тәртибе хакындагы 126 нчы маддәләренең тупас  бозылуы фактлары ачыкланды. Шулай итеп, югарыда телгә алынган предприятие җитәкчеләренең хезмәт турындагы законны үтәү, эшләүче хезмәткәрләрнең мәнфәгатен һәм хокукларын яклау буенча  бернинди чара күрмәүләре билгеле булды. Россия Федерациясе хезмәт кодексының  67, 126, 136 нчы маддәләрен тиешенчә үтәмәүләре һәм ачылган закон бозулар өчен  район прокуратурасы  РФ административ хокук тәртибе кодексының  5.27 маддәсе нигезендә югарыда телгә алынган  предприятие җитәкчеләренә карата административ эш кузгатты.  Тагын шунысын да искәртәсе килә, район прокуратурасы тарафыннан бу эш буенча киләчәктә дә тикшерү эшләре дәвам иттереләчәк.


Авыл офыклары  Р.Гыйльметдинов 2008-08-20 09:27:46

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
24 25 26 27 28 29 30
01 02 03 04 05 06 07
08 09 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 01 02 03 04



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом