Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калды. Шул уңайдан 14 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Шәмәрдән лицеенда традицион август конференциясенең “Белем бирү учреждениеләренең тәрбия тирәлегендә көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы буларак, социаль партнерлык системасы” дип аталган секциясенең пленар утырышын үткәрде. Аның эшендә тәрбия өлкәсендә эшләүче педагоглар, директор һәм аларның тәрбия эше өчен җавап бирә торган урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, төрле министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Пленар утырышны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Зиннуров алып барды һәм төп тема буенча чыгыш ясады. Көндәш булырга сәләтле шәхес тәрбияләүнең төп нигезе, әлбәттә, сыйфатлы белем. Айрат Канәфи улы чыгышында шушы проблемага кагылышлы шактый саннар китерелде, алдынгы педагогик коллективларның эш тәҗрибәләре анализланды. Министр урынбасары 2008-2009 уку елының укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча яңа социаль әһәмиятле эшләр елы булырга тиешлегенә дә басым ясады. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләү күз алдында тотыла. Ватанпәрвәрлек – туган илгә мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау; җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу дигән сүз. Бу эштә республика мәктәпләрендә эшләүче 800дән артык туган якны өйрәтү музееның да әһәмияте зур.
Әмма, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда әлеге патриотик тәрбия учакларының ябылуы күзәтелә. Мәсәлән, Әгерҗедә 4 мәктәп музееның берсе генә калган. Шулай ук республикада укучыларны Казан музейларына, тарихи истәлекле урыннарына алып бару кебек йогынтылы чарага да игътибар кими төшкән. Буыннар арасындагы багланышларга заманга яраклы яңа эчтәлек бирү онытылып барган күркәм традицияләр үрнәгендә волонтер (яшь тимурчылар) отрядларын торгызу зарурлыгын да тудырды. Әлеге шефлык хәрәкәтенең укучыларны ярдәмчел, ихтирамлы булырга өйрәтүен искә төшердек бугай. Республикада хәзер 500ләп волонтер отряды ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышлык итә, укучылар сүз белән түгел, эш процессында тәрбияләнә.
Әмма яшьләрнең үзләре арасында да зурлар, төгәлрәге, психологлар ярдәменә мохтаҗлар күп. Ни аяныч, бүген, афәт ялгыз йөрми дигәндәй, наркомания корбаны булудан тыш, укучыларның үз-үзләренә кул салулары (суицид) очракларының күбәюен дә танырга туры килә. Министр урынбасарының чыгышыннан күренгәнчә, республикада 2005 елда – 18, 2006 елда – 35, узган ел 43 бала суицид корбаны булган. Мондый аяныч хәл быел безнең районда да теркәлде. Саннар суицид очраклары артуы турында сөйли, ә шул ук вакытта белем бирү учреждениеләрендә балаларның эчке дөньясыннан хәбәрдар булырга тиешле психологлар кими. “Штат кыскартасы булса, кемнәрне күздә тотабыз? Психологларны”, – диде А.Зиннуров әлеге белгечләргә карашның үзгәрергә тиешлегенә басым ясап. Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 500 укучыга бер психолог туры килә, бу, әлбәттә, яхшы күрсәткеч булудан ерак тора. Оптимальләштерү дигәненең өстәмә белем бирү процессына тискәре йогынты ясавына да юл куярга ярамаганлыгы күрсәтелде. Тәрбиягә игътибар кимегәндә сыйфатлы белем турында сүз дә була алмый.
Күңелсез саннар шулай ук көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыруда сәламәтлек саклау тирәлегенең мөһим шартлардан берсе булуын бәян иткән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.Голубева чыгышында да китерелде. Республикада балалар саны кими бара, ә нинди дә булса авыру табылганнары арта. Сәламәтлек күрсәткечләренең начараюының төп сәбәпләре – укыту процессының интенсивлашуы, классларда яктылык җитенкерәмәве, мәктәп мебеленең укучы параметрларына туры килмәве, гиподинамия һәм башкалар. Бу мәсьәләдә белем бирү учреждениеләренең матди-техник халәте – иң авырткан урын. Әйтик, медицина кабинетлары урта мәктәпләрнең – 30, теш кабинетлары 10 процентында гына бар. Ашханәләр белән тәэмин ителеш – 83 процент тәшкил итә, кайнар аш һәр ун мәктәпнең тугызында гына оештырылган. Пленар утырышта катнашучыларны ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать милициясе начальнигы урынбасары Р.Галимбеков чыгышы да уйландырмый калмагандыр. Китерелгән саннардан чыгып тирән фикер йөрткәндә, чыннан да, борчылу өчен нигезләр бар: республика мәктәпләренең үзендә генә дә, ягъни укытучылар армый-талмый тәрбия алып барган җирдә укучылар тарафыннан 77 җинаять эшләнгән. Ә парта артында утыручыларның закон белән конфликтка керү очраклары меңнән арткан. Урлашуларның 331 факты теркәлгән. Укучылар Казанда һәм Түбән Камада хәтта кеше үтерү кебек аеруча авыр җинаятькә кадәр барып җиткәннәр. Балигъ булмаганнарның җинаятьләре яшьләр арасындагы әхлаксызлыкның күзгә нык ташланып торган чагылышы гына икәнлеген дә онытырга ярамый. Әхлак кризисының беренче билгеләре – үз-үзеңне тотуда төркемнәргә хас нормаларга нык бирелгәнлек, тышкы ярсыткычларга бәйлелек, ата-ана сүзен кире кагуның нык көчәюе һәм башка күренешләр игътибардан читтә калып килә. Гомумән, җәмгыятьтә ничә гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирелгәнлеген раслаучы статистика юк, тәрбия бирү вазифаларына үтә җавапсыз караган ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итү практикасы гына бар. Милиция полковнигы чыгышыннан күренгәнчә, 2007 елда 571 ата-ана балалар тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән булса, быел да инде андыйларның саны 500дән арткан. Әмма шул ук вакытта хокук тәртибен яхшы гаиләләрдә тәрбияләнгән яшүсмерләр күбрәк боза, җинаять эшли.
Гомумән, пленар утырышта ясалган чыгышлар мәгариф өлкәсендәге проблемаларның гаять җитди икәнлеген янә бер ачып салулары белән истә калды. Педагогия фәннәре кандидаты И.Вахрушева да хәзер мәктәпкә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә узган гасырның 90нчы елларында илдә мәгариф системасы җимерелгән чорда аумакайланып, шикле төркемнәрдә йөргән яшьләрнең балалары килүен искәртеп, күпләрнең күңеленә коткы салды. “Шулай да бәйлелектән азат шәхес формалаштыруда төп социаль партнер булып ата-аналар кала”,– диде министрлык заказы буенча эшләнгән “Путь с успеху” дигән программа авторы. И.Вахрушева инде 11 районда эксперт-консультация советында уңай бәя алган әлеге программаны кертү буенча эш башланганына басым ясап, башкаларны да хезмәттәшлеккә чакырды.
“Мәгариф” өстенлекле милли проектның башка проектлар арасында иң катлаулысы икәнлеге һәм алга куелган бурычны социаль партнерлык итүгә нигезләнгән үзара хезмәттәшлек, уртак тырышлык белән генә хәл итеп булачагы һәркемгә мәгълүм. Утырышта катнашкан ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Т.Ларионова шушы катлаулы бурычны тормышка ашыруда укытучыларга зур уңышлар теләде. Чыгыш ясаучылар шулай ук быелгы уку елы алдыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Көньяк Осетия балаларына мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе башлануы да балалар кайгысы уртак икәнлеген, бердәмлегебезне раслаучы чара булып әверелсен иде дигән теләк белдерделәр.
Соңыннан мәгариф алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Безнең районнан Олы Шыңар урта мәктәбенең һәм Шәмәрдән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Ә.Касыймовага, Л.Емельяновага, Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Р.Җамалиевага “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды, Тимершык урта мәктәбе балалар коллективын оештыручысы Т.Галимова, Шәмәрдән лицееның өстәмә белем бирү укытучысы Р.Сафина (рәсемдә, сулда – А.Зиннуров) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.