Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Сиксәндә дә яшь йөрәк

 ФЗО да укыган җиреннән, кырык икенче елның августында Ылыя егете Петрны да сугышка алалар. Өченче Белоруссия фронтына эләгә. Аларга алгы сызыкка миналар кую, дошманны чигендергәч, үзләренекен дә, дошманныкын да зарарсызландыру йөкләнгән була. Сапер үз гомерендә бер генә ялгыша, диләр. Әмма сапер Петр ялгышмый. Шулай да, сугыш барганда һавада шартлаган снаряд кыйпылчыгы тиеп, госпитальдә дәваланып чыгарга туры килә. Тагын бер тапкыр яралана әле ул. Курку белмәс сапер Петр Егоровны, тел алырга дошман тылына йөрүче разведчикларга ияртеп, төнлә, күзгә төртсәң күрмәслек караңгыда, мина кырында юл ачарга да җибәрәләр. Алар узып киткәч, юлны тагын миналап куя. Бу батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә ул. Яраланган взвод командиры Сәгдиевне мина кырыннан коткарып алып чыкканы өчен өченче дәрәҗә Дан орденына лаек була. “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнә.

 

Җиңү көне килгәч, орденлы фронтовик буларак, аны туган авылына отпускка җибәрәләр. Сугышка кадәр үк таныш булган авылдашы Федосия белән дуслашып йөри башлыйлар һәм өйләнешәләр.

Федосиягә дә сугыш еллары михнәтләрен аз татырга туры килми. Кырык беренче елда Казан тирәләрендә туң җирдә окоп та казый, урман кисәргә дә йөри. Көндез көлтә бәйләсә, кич тагын ындырга эшкә чыга.

Отпуск төгәлләнгәч, Петр танкистлар әзерләү мәктәбенә язылып, Пятигорскида укый. Ике-өч елдан соң гына демобилизацияләнеп, кире туган якларына әйләнеп кайтырга туры килә аңа. Аның танкист икәнен ишеткәч, Тауиленнән агроном килеп, МТСка эшкә чакыра. Биш ел “ДТ-54” тракторында эшли. Иртә яздан кара көзгә кадәр Тәкәнеш районы колхозлары басуларында җир сөрәләр. Сугышта алган яралары барыбер үзен сиздерә шул. Бигрәк тә һава бозылганда үзәкне өзә алар. Гаиләсе белән киңәшеп, җиңелрәк эшкә күчәргә карар итә Петр. Кечкенәдән төрле уен коралларында уйнау осталыгы булгач, Мамадыштагы “Восход” артеленең гармун ясау мастерскоена эшкә урнаша. Бераздан артельне промкомбинат белән кушалар. Гаиләсе булгач, аңа комбинат ишегалдындагы кечкенәрәк кенә бер йортны бирәләр. Моңарчы колхозда төрле бригада эшенә йөргән Федосия техничка булып эшли башлый. Петрга тыныч хезмәттә дә яра алырга язган булган икән. Эштә аягын сындыра ул. Цех начальнигы слесарь–станоклар көйләүче итеп күчәргә тәкъдим ясый. Эштәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 1962нче елны Мамадышның читендә йорт җиткереп чыгалар. Хәзер инде ул тирәләр шәһәр уртасында калды. Директорлары Аркадий Семенов бик нык булыша гаиләгә. Соколкадан юан бүрәнәләр биргәч, ДОКта аларны нечкәләренә алыштырып алалар.

Петр Егоровны бөтен Мамадыш халкы алтын куллы оста буларак та белә. Армиядән кайткан елларында ук аэрочана ясап, аның белән ауга йөри. Кызларына куян балалары тотып алып кайта. “Восход” артеле беткәч, өендә район халкының гармуннарын төзәтеп бирә. Үзенә скрипка ясый һәм анда уйнарга өйрәнә. Ул бүген дә исән әле. Аның үз куллары белән ясаган әйберләрен санап бетерерлек түгел: трактор, “Буран”, кечкенә электр станциясе, сука, тальян...

Сиксән яшеннән узса да, үз куллары белән өенә янкорма эшләгән. Бал кортлары тота. Хуҗалыктагы тәртипкә исең китәрлек. Барысы да Петр Егоровның куллары белән булдырылган.

–Безнең әти утта янмый, суда батмый торган кеше,–ди төпчек кызы Надя. Яшьрәк чагында кыш балыкка баргач, боз ярылып, өшеткеч суга бата ул. Иптәше баулар белән тартып чыгара. Кайтканда башы туңа башлагач караса, бүреге юк икән. Кире борылып барып алалар.

Петр Ефимович белән Федосия Петровна алты кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Алар да әти-әнисе кебек тырышлар, эштән курыкмыйлар. Бүген бәхетле әти-әни кызы Галина һәм кияве Василий белән бергә яшиләр. Яшьләргә теләкләре уртак аларның: түзем булсыннар, бер-береңә терәк булып яшәгәндә генә авырлыкларны җиңел җиңәргә мөмкин.

Рәсемдә: Егоровлар гаиләсе.

Автор фотосы.


Нократ  М.Мингалиев, 2008-08-22 14:33:50

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом