Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Хөрмәткә лаек шәхес

  • Иптәшем Рамил белән икебез дә Түбән Ушмада туып үстек. Яшьлек елларында ике арада кабынган мәхәббәт ялкыны безнең йөрәкләрне гомерлеккә бергә кавыштырды. Мәхәббәтебезнең җимешләре–улыбыз белән кызыбыз туды. Бүген, балаларыбыз үсеп килгәндә, мин аларның тигез канатлы булулары белән чиксез бәхетле.

  •  Ә иң сөенечлесе–алар ата-ана назына күмелеп, бездән үрнәк алып үсәләр. Әтиләре исә икесен дә эш сөяргә, тырыш булырга өйрәтүче. Гомумән, игътибарга лаек кеше дияр идем Рамил турында. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә киткән яшь егет Әфган сугышының иң кайнар нокталарына барып керә.  Туган җирен, әти-әнисен, якыннарын сагынып, яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайту белән, гади эшче булып ПМК-2 оешмасының төзүчеләр бригадасына урнаша. Аннан әлеге эшкә мәхәббәте аны шул юнәлештә укырга керергә этәрә.  Кечкенәдән әтисе белән әнисенең эшкә булганлыкларын, тырышлыкларын күреп үскән Рамил, алардан үрнәк алып, үз тормышын кешеләргә файдалы хезмәткә багышларга карар кыла. Укып бетереп, кулына диплом алгач, төзүчелек эшен дәвам итә. Районыбызда соңгы 23 елда сафка баскан биналарның кайсына гына аның көче кермәде икән?! Шәһәребездәге берсеннән-берсе матур объектлар тирәсеннән узганда “боларны төзүдә минем тормыш иптәшем дә катнашты бит” дип горурланам.  Һәр төзелеш объектына бар мәхәббәтен, көчен, тырышлыгын биреп, эш өчен янып-көеп йөри ул.

    Рамил бүген “Төзүсервис” ЯАҖдә прораб булып эшли. Үз хезмәтенең остасы, тырыш, ярдәмчел булуын һәр танышы белә. Нәкъ шушы сыйфатлары өчен якын итәләр үзен. Телефон шалтырыймы, урамнан сызгырып чакыралармы–һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Төпле, акыллы киңәшләре дә, ниндидер эштә булышулары да–туганнар, дус-ишләр өчен зур ярдәм. Рамилнең уңган, тырыш, кешелекле булуы балаларыбызны тәрбияләүдә уңай чагыла. Шундый тормыш иптәшем булуы белән бәхетле мин. Улыбыз белән кызыбыз да әтиләреннән үрнәк алып үссәләр, бу минем өчен икеләтә бәхет булачак.

    Рәсемдә: безнең бәхетле гаилә (фото гаилә архивыннан).

     

     

     


Нократ  Зәкия Хафизова, 2008-08-22 14:58:31

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом