Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Парлы булу.фарыз гамәл

 

 

Әдәм баласы, үзенең тиңен табып, парлы булып яшәргә тиеш. Кешенең  бу дөньяда төп вазыйфасы шул: үзеннән соң тәртипле, тәрбияле буын калдыру.

Август башында Түбән Сон авылында бик күркәм никахлашу тантанасы булды. Айгөл Васыйлова һәм Рафил Ситдыйковлар үзләренең гаилә тормышын башлап җибәрү өчен егетнең әти-әнисе йортында никахлашу мәҗлесе уздырдылар.

 

Никахлашу мәҗлесенә ике яктан әбиләр, әти-әниләр, туганнар, дуслар, күршеләр чакырылган иде. Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт һәм аның тормыш иптәше Әлфирә абыстайның мәҗлестә катнашуы бу шатлыклы вакыйгага ямь өстәп җибәрде. Шулай ук күрше Түбән Яке авылы имамы Нәкыйп хәзрәт тә катнашты. Бик аңлаешлы вәгазь укылды, яшьләргә киңәшләр бирелде. Авылыбызның имамы Навафил хәзрәт шаһитләр катнашында яшьләрнең ризалыгын сорады һәм никах укып, аларга никахлашу таныклыгы тапшырды. 60 кеше катнашкан никах мәҗлесе бернинди исерткеч эчемлекләр куймыйча да бик күңелле узды. Никах ул–Аллаһының әмерен үтәү дигән сүз. Айгөл белән Рафил дә шушы изге йолага тап төшерми, үрнәк гаилә булып яшәрләр.

Рәсемдә: никах таныклыгы тапшыру тантанасы (фото гаилә альбомыннан.)

 


Нократ  В.Сафина. 2008-08-22 15:01:25

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом