Шәһәребездәге бердәнбер “Ак мәчет” мәдрәсәсе эшчәнлеген дәвам итәргә тулы хокуклы дип табылды. Ул хәзер, закон таләп иткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Ак мәчет” мөселман дини оешмасы – урта профессиональ белем бирү учреждениесе” дип атала.
Газета укучыларыбызга мәгълүм: 25 июньдә Чаллы шәһәр прокуратурасының дәгъва гаризасы буенча, шәһәр судында “Ак мәчет” мәдрәсәсе эше каралып, суд мәдрәсә эшчәнлеген законлы дип тапса да, дәгъва белдерүче як, бу карар белән килешмичә, югары органнарга мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде.
Чаллы шәһәре прокуратурасының Татарстан Республикасының гражданнар эше буенча суд коллегиясенә биргән кассация дәгъвасы буенча, мәдрәсә эшчәнлеге 4 августта Югары суд тарафыннан каралды. Суд коллегиясе күрсәтмәсе нигезендә, Чаллы шәһәре халык суды карары үз көчендә калдырылды.
“Судьялар хәлне дөрес аңлады. 300 мең мөселман яшәгән Чаллыда бүгенге көндә “Ак мәчет” мәдрәсәсе бердәнбер. Һәм бернинди сәбәпсез аны ябу бик үк корректлы булмас иде. Бүгенге көндә РФдә православие, ислам, иудаизм һәм буддизм рәсми төстә эш итә. Аларның эшчәнлеге дәүдәт югарылыгында хуплана. Шуңа күрә аларның берсен чикләргә тырышу дөрес түгел”, – диде, вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, Чаллы мөхтәсибәте юристы Алишер Эдилерский.
“Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли мәдрәсә эшчәнлегендә бернинди хилафлык та булмавын ассызыклап: “Закон нигезендә безнең эшчәнлектә татар халкының традицияләрен саклап килгән “Әбү Хәнифә” мәзһәбендә булган юнәлеш сакланырга тиеш. Һәр мәчетнең, мәдрәсәнең уставында язылганча, “Әбү Хәнифә” мәзһәбендә генә дин тоту, укыту рөхсәт ителә. “Ак мәчет” шушы таләпләрдән тайпылмый. Прокуратураның бу гамәле миңа аңлашылмый: ул традицион исламга каршы микәнни?” – диде.
Кире кайт
|