Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

Шәһәр җылылык-электр үзәге коллективында күркәм традиция яши: ел саен предприятиедә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне чакырып, очрашулар үткәрелә. Пенсионерлар озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре белән күрешә, истәлекләр яңара, яңа буын эшчеләре белән аралаша.

Җылылык-электр үзәгенең эшчәнлегенә 37 ел. Биредә эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәт ветераннары предприятиенең сафка баскан көненнән эшли башлаган, байтак кына яңа төзелгән торак йортларга җылылык һәм яктылык бирүгә үз өлешен кертеп, яшәү иңдергән кешеләр. Бүгенге көндә монда 400дән артык пенсионер исәпләнә. Алар арасында ирле-хатынлы эшләгән, уртак хезмәт стажлары 60ар, 65әр ел булган гаиләләр дә бар. Бәйрәмдә шундый гаиләләрнең фамилияләре хөрмәт белән телгә алынды.

 Лаеклы ялдагы апа-абыйлар җылылык-электр үзәгенә килеп, сәламәтләндерү бүлмәләрендә ял итә, бассейнда коена ала. Шәһәр башкарма комитетының Үзәк районы һәр чәршәмбе саен  Энтузиастлар бульварында 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр лаеклы ялдагылар өчен бию кичәләре оештыра. Октябрь аеннан әлеге күңел ачу чарасы «Шатлык» яшьләр үзәгенә күчерелә. Ел саен, чиратлап, пенсионерларны санаторийларга юлламалар белән тәэмин итеп торалар. Кыскасы, урта һәм яшь буын өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы. “Бүгенге лаеклы ялдагы өлкәннәр – ТЭЦны төзегән, шәһәр төзелешенә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр, шуңа күрә урыннары да һәрчак түрдән булырга тиеш. Мондый матур, җылы очрашулардан өлкәннәрнең күңеле яшәреп киткәндәй була. Җылылык-электр үзәге алар өчен икенче йортларына тиң бит. Һәм аның ишекләре безнең хезмәт ветераннарыбыз өчен бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрчак ачык”, – ди үзәк директоры Азат Мәҗитов.

Бәйрәмгә килгән РФ пенсия фондының Чаллы идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов лаеклы ялга чыгучылар рәтен тулыландырган хезмәткәрләргә тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырды.

Җылылык-электр үзәгендә өлкәннәрне хөрмәтләү һәрбер хезмәткәрнең күңеленә сеңгән. Аларның принцибы бер: олыгайгач үзеңә карата нинди мөнәсәбәт көтсәң, бүген өлкәннәргә карата шундый мөнәсәбәттә булырга тиешсең. Һәр предприятие, оешма да лаеклы ялга чыкканнарны хөрмәтләүне, кадерләүне төп кыйбласы итеп алса, гомерен эшкә багышлаган олы кешеләрнең тормышлары яктырак булыр иде.


Шәһри Чаллы  Рәзинә ХӘСӘНОВА 2008-08-22 15:11:35

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом