shahrichalli.narod.ru
Аның халыкара дип аталуы юкка гына түгел – Чаллыда оештырылган бәйгегә Казахстан, Грузия, Азербайҗан, Екатеринбург, Мәскәү командалары да килгән иде. Республиканың район-шәһәрләре үз шахматчыларын тәкъдим итте. Бәйгенең төп спонсоры «Автодорстрой» предприятиесе яшь шахматчылар өчен махсус призлар әзерләгән иде.
Чаллы шахмат-шашка клубы директоры Виктор Гончаров сүзләренә караганда, халыкара дәрәҗәдәге бәйгенең бездә уздырылуы очраклы түгел, Чаллы балалар шахматы үсеше буенча Россиядә иң алга киткән шәһәрләрнең берсе исәпләнә. Бәйге исә моны тагын бер мәртәбә расларга мөмкинлек биргән – Чаллы балалары аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Яшүсмерләр арасында беренче урынны безнең Артур Динмөхәммәтов яулаган. Альбина Габитова кызлар арасында икенчелекне алган. Ир балалардан чаллылы Темирлан Балтабаев – икенче, кызлар арасында Руфинә Вәлиева беренче урынга лаек булган.
Шахмат спортның бер төреме, әллә сәнгатьме – бу сорау бүген дә актуаль. Виктор Гончаровның әйтүенә караганда, белгечләр шахматны спортның ярдәмче төре дип карау ягында. Бүген аны кайбер спорт төрләре белән бергә “кушу” да практикага кереп килә. Мисал өчен, танылган боксчылар шахмат өстәле артында да көч сынаша.
Калмык Республикасы мәктәпләрендә шахмат мәҗбүри дисциплина буларак укытыла икән.
Кире кайт
|