shahrichalli.narod.ru
Башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхразиев Комсомол, Үзәк, Автозавод районнарындагы торак йортларда һәм мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонтның барышын тикшерде.
Өч көн дәвамында Васил Шәйхразиев торак-йортларның подъездларын, түбәләрен, подвалларын, мәктәп, балалар бакчаларын, поликлиникаларны карап йөрде. Тулаем алганда, ул капиталь ремонт барышыннан канәгать. Шәһәрдә фасады ремонтлана торган йортның балкон рамнарын бер төрлегә алмаштырганнар. Киләчәктә барлык балконнарны бердәм стильгә китерү планлаштырыла. Әлегә фасадлары яңартылачак йорт балконнарын ак төскә буямакчылар.
Мәктәп, балалар бакчалары укучыларны кабул итәргә әзер. 37нче мәктәпне дә комиссия яңа уку елына әзер дип бәяләгән. Мәктәпнең фасады гына канәгатьләнерлек түгел, аның такталары һәм штукатуркасы коелырга тора. Мәктәп вәкилләре аны киләсе елда ремонтларга ышандырдылар.
51/07 йортының түбәсен япканнар. Көчле яңгырлар вакытында биредә яшәүчеләрдән “фатирга су үтте” дигән шикаятьләр булмаган. “Максатыбыз капиталь ремонтның сыйфатын тикшерү түгел. Без акчаны нәтиҗәле файдалануны контрольдә тотарга тиешбез. Киләчәктә мәктәпләрдә ремонт эшләренә яңа финанс елы башында ук керешәбез. Безнең мәктәпләр барысы да бер сменада эшли, шуңа күрә кайбер эшләрне уку барышында да башкарырга була. Рейдлар барышында кайбер намуссыз подрядчылар да ачыкланды. Киләчәктә, монополиягә каршы комитет белән берлектә, аларның исемлеге булдырылачак”, – диде Васил Шәйхразиев.
Башкарма комитет җитәкчесе белдерүенчә, шәһәрдә капиталь ремонтның 70%тан артыгы башкарылган инде.