Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Чаллы ни өчен матур?

shahrichalli.narod.ru

Соңгы елларда шәһәрләрне яшелләндерүгә, ягъни ландшафт дизайнына зур игътибар бирелә башлады. Бу нисбәттән безнең Чаллы башка шәһәрләрдән (һәрхәлдә, тирә-юньдәгеләрдән) бер башка өстен тора, дисәм дә, мөгаен, әллә ни арттыру булмастыр. Әмма хикмәт аның заманча һәм зәвык белән бизәлүендә генә түгел...

Бервакыт шулай шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов белән сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән Чаллы Сабан туена килгән дәрәҗәле кунаклар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылган икән. Һәм шунысы игътибарга лаек, кунакларны, берсеннән-берсе күркәмрәк чәчәклекләр белән беррәттән, шәһәрнең теләсә кайсы урынында бердәй тәртип һәм чисталык хөкем сөрүе сокландырган.

Ә бит шәһәр чыннан да чиста. Ләкин бу әле Чаллы халкы культуралы дигән сүз түгел. Хикмәт шунда, бездә шәһәрне тәртиптә тоту тәгаен бер системага салынган.  Комплекслардагы чисталык һәм яшеллек өчен идарә итүче компанияләр, ЖЭКлар җавап бирә. Шәһәрнең үзәк проспектларына шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы хезмәт күрсәтә, ягъни Чаллыныңйөзетулысы беләнГорзеленхозпредприятиесе карамагында. Шул исәптән, халык күп йөри торган, чагыштырмача зуррак игътибар соралган урыннар да. Энтузиастлар бульвары, һәйкәлләр, парклар... Җиңү паркындагы чисталык һәм тәртип өчен, мәсәлән, “Горзеленхозның 9нчы бригадасы (8нче участок) җаваплы. Бригада мастеры Роза Сәлахетдинова сүзләренә караганда, яшелләндерүчеләргә һәр көнне иртән бу 15 гектар мәйданны җыештырып, халык ял иткәннән соң ташлап калдырган пыяла һәм пластик шешәләрне, ризык калдыкларын җыеп чыгарга туры килә. Чисталыкны тәэмин итүдән тыш, территориядәге агач-куакларны тәртиптә тотуяңа утыртылган үсентеләргә су сибү (агач 3 елга кадәр үзгә игътибар сорый), куакларга билгеле бер форма бирү дә яшелләндерүчеләр өстендәсоңгысы җәй дәвамында 4-5 мәртәбә башкарыла. Паркны аерып күрсәтүебез аның зуррак игътибар соравы белән генә бәйле. Гомумән алганда, шушы нибары 13 кешедән торган коллектив (дөрес, җәйге айларда эшкә берничә бала да җәлеп ителә, Роза ханымның улы биредә, мисал өчен, инде алтынчы җәен эшли) барлыгы 54 гектар мәйданга хезмәт күрсәтә.

Игътибар иткәнсездер, быел шәһәрне яшелләндерүчеләргә юл кырыйларындагы «картайган» агач-куакларны төпләп, газоннар җәяргә туры килде. Бу исә хәйран мәшәкатьле эш. Газоннарга өстәмә туфрак кертергә, аны тигезләп таратырга, хәтта чирәмне дә чәчеп һәм чүп үләннәреннән аралап үстерергә кирәк. Дөрес, соңгы елларда рулонлы, әзер газоннар җәю дә практикага кергән. Тик анысы да тәрбиягә мохтаҗ.

Шәһәр күркәмлеген югалтмасын өчен, газоннарны кимендә айга бер мәртәбә чабып тору таләп ителә.

Инде килсәк чәчәк түтәлләренәчәчәклекләр ясау яшелләндерүчеләрдән төгәллек һәм фантазия сорый торган хезмәт. Дөрес, проектларны нигездә предприятиенең дизайнерлары әзерләп бирә. Әмма чәчәклекләрнең яшелләндерүчеләр идеясенә генә нигезләнеп ясалуы да бик мөмкиндекоратив үсентеләрдән эшләнгән буӘкәм-төкәмне (рәсемдә), мисал өчен, Роза Сәлахетдинова үзе Мәскәүдән күреп кайткан була. Шушы ук 8нче участокның 3нче бригадасы карамагындагыЭрмитажчәчәклегеШәһри Чаллы  Ризидә ГАСЫЙМОВА 2008-08-22 15:40:20
Кире кайт

Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом