Ә Зүзәй нефтьчеләренең һөнәри осталык конкурсларына скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты цехы осталарының бәйгесе белән нокта куелды. Әле быел гына яңа хуҗа - нефть сәнәгатендә бай тәҗрибәгә ия Назыйм Шәфыйков җитәкли башлаган коллектив ремонтчылары әлеге сынауга җентекләп әзерләнделәр. - Катнашучыларның берсе-бер каушап калмады, ди бу уңайдан цех механигы Дмитрий Челышев - 2324нче скважинада көч сынашкан җир асты ремонтчылары да, капиталь ремонттагы осталыкларын 2363нче скважинада күрсәткән егетләр дә сер бирмәделәр. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел бәйгегә иң көчлеләр генә түгел, ә барысы да - җир асты ремонтының алты, капиталь ремонтчыларның дүрт вахтасы да чыкты. Конкурсантларга таләпләр дә кырысрак булды: торбаларның тоташкан урыннарын майлау да, торбаларны шаблонлау да кертелде конкурс шартларына, һәм, билгеле инде, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең катгый үтәлешенә дә ныклы игътибар бирде комиссия. Җир асты ремонтчылары арасында ике урын билгеләнде. Нәтиҗәләрдә аермалар әллә ни зур бул-маса да, җиңүче вахтаның өстенлеге сизелерлек иде. Өлкән оператор Альберт Насыйбуллин җитәкчелегендәге вахтаның беренче генә уңышы түгел инде бу. Биредә хезмәт юлын әзерләү операторы булып башлап, соңрак капиталь ремонтка бораулаучы ярдәмчесе булып күчкән, аннары исә җир асты ремонты вахтасына өлкән оператор булып баскан Альберт узган ел үзенең вахтасы белән җиңү яулаган иде инде. Җитәкчелек осталыгын исәпкә алып, икенче бер вахтаны ышанып тапшырдылар аңа, һәм менә оператор Дмитрий Ченда-рев, күтәрткеч машинисты Сергей Имуков составындагы әлеге вахта да җиңүгә иреште. Икенче урын алган өлкән оператор Юрий Зайцев вахтасындагы оператор Анатолий Хмелев, машинист Владимир Никоновның хезмәт биографиясендә дә уңышлар аз түгел. Капиталь ремонтчылардан былтыр һөнәре буенча иң яхшы исемен алган бораулаучы Андрей Белов вахтасының җиңүе дә очраклы булмады. Быел алар беренчелекне иң элек бораулаучы ярдәмчеләре Владимир Оренбуров һәм Леонид Волков, машинист Константин Клевлин бер-берсен күз карашларыннан аңлап, барлык операцияләрне дә төгәл башкарып яуладылар. Ул яктан көндәшләре - икенче бер вахтаның да күрсәткечләре шул чама иде, тик Белов егетләре теоретик сорауларга бик яхшы җавап бирүләре белән оттылар. Конкурсантларның эшләрен бәяләгән комиссия һич тә егетләрнең конкурс көнендәге төгәллек һәм җитез-лекләреннән чыгып кына эш йөртми, әлбәттә. Шул исәптән, һөнәре буенча иң яхшыларны билгеләгәндә дә бик күп факторлар исәпкә алына. Ә ул факторлар арасында иң мөһиме - ремонтчылар хезмәтенең ахыр нәтиҗәсе. Анысы иң элек скважиналарның ре-монтара эшләү чоры мөмкин кадәр зуррак булуында. Предприятиедә чимал чыгару графигының тайпылышсыз үтәлүе һәм продукция күләменең тотрыклы арта баруы да күпъяклап шуңа бәйле бит.
Дуслык Р.Гильмутдинов 2008-08-25 11:14:15
Кире кайт
|