
Операция үзе бер ай элек башланган иде һәм 20 октябрьгә кадәр барачак. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, хокук бозуларның төсмере төрле. Мәсәлән, 25 июльдә Илюткинода А.ның машинасы тикшерелә, аңарда 100 литр солярка табыла. Ул ягулыкны авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче авылдашыннан сатып алган була. Икенче бер очракта Түбән Чаллыдагы машинаны тикшергәндә тегермәннән урланган 5 капчык көрпә һәм 1 капчык он табыла. Зыян 1758 сум тәшкил итә. Узган атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсеннән тимер кабул итү пунктына тапшыру өчен 14 меңнән күбрәк сумлык авыл хуҗалыгы техникасы запчастьларын алып чыгалар. Урланган нәрсәне ОВД хезмәткәрләре хуҗасына кайтарып бирәләр. Биляр Озерода ындыр табагыннан арпа урлау кебек вак караклыклар да бар.
Дуслык В.Вафина 2008-08-25 11:16:30
Кире кайт
|
|
|