Бүген мин сезгә бертуган Белогубовлар хакында сөйләргә телим. Әтиләре Василий Ильич балачактан ук улларын авыр эшкә өйрәтеп үстерә. Иртән иртүк уятып, бөтен гаиләләре белән терлек-туар карыйлар: ашаталар, су эчерәләр, тирес чыгаралар. Ә кышын ишегалдында кар көрәргә да кирәк була әле - хуҗа кеше тәртип ярата. Бу көн саен шулай кабатлана. Әлбәттә, хатыны Аннага балаларын уяту кызганыч була, әмма әтиләре үз сүзендә нык тора - балалар хезмәт тәмен белеп үссеннәр. Еллар үтә тора, балалар да үсеп җитә. Хәзер инде аларның үз кызыксынулары барлыкка килә, кичләрен урамга чыга башлыйлар. Кайбер вакытта, бигрәк тә җәй көннәрендә, егетләр таң атканда гына өйләренә кайта, ләкин шуңа да карамастан, әтиләре аларны барыбер иртә белән уята - тәртип булырга тиеш. Әтиләренең тәрбиясе егетләр тормышында әһәмиятле роль уйный: икесе дә хезмәт сөючән булып үсәләр. Куллары алтын аларның: балта - чүкеч белән дә оста эш итәләр. Әтиләре - бик яхшы балта остасы. Үзенең сәләтен ул балаларына да тапшырган. Әле мәктәп елларында ук олы улы Андрей балта белән бик оста эш итә, хәтта технология дәресләрен дә укытучыга теге яки бу эшләнмәне ничекяхшырак юнырга яки кисәргә икәнлеге турында киңәшләр бирә торган була. Егетләр берсе артыннан берсе армия сафларында хезмәт итеп кайталар. Башта олысы Андрей өйләнә. Булачак хатыны Елена Яр Чаллы шәһәреннән әбиләренә кунакка кайтып йөри һәм шул рәвешле монда кала да. Бик матур йорт салып керәләр һәм кеше көнләшерлек итеп яши башлыйлар, ике кыз үстерәләр. Әлбәттә, кызлар күбрәк әниләренә тартыла. Әниләре - бик уңган, барысын да булдыра, ә кызлары аңа ярдәм итәләр. Әмма әтиләре дә кызларына бик игътибарлы, гаилә һәрвакыт бергә.
Озак та үтми, энесе Сергей да үзенең сыйныфташы Татьяна белән тормыш корып җибәрә. Татьяна авыл китапханәсендә эшли, бик укымышлы, авыл тормышында актив катнаша. Алар да абыйларыннан юл аркылы гына зур йорт төзиләр. Аларга карыйсың да, гаҗәпләнәсең: һәрвакыт бергә. Әгәр берсе нәрсә дә булса эшләргә уйласа, икенчесе шунда ук ярдәмгә ашыга. Абый белән эне арасында шундый мөнәсәбәтне бик сирәк очратырга була. Кешеләр бер тирәдә яшәп, капкаларының кайсы якка ачылганын да белмәскә мөм-киннәр. Ә болар үзара бик җылы мөнәсәбәттә. Алар һәрвакыт эш белән мәшгуль. Эштән кайткач та, буш вакытларын нинди дә булса шөгыль артында үткәрәләр. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә кичектергесез эшләре була аларның. Абыйсы да, энесе дә аракы эчмиләр. Юк, бәйрәм вакытларында бер-ике рюмка җибәре ргә мөмкиннәр, әлбәттә, ләкин аннан да артыгын түгел. Бертуганнар кеше хәленә керүчәннәр, бик миһербанлылар, башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Авылда аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән бер генә кеше дә юктыр, һәм берәүне дә кире какмыйлар алар. Бервакыт Сергей белән сөйләшкәндә мин әлеге теманы кузгаттым: "Менә бит, ир-егетләрнең күпчелеге хәмер белән дус, ә син, күрәм, аракы белән мавыкмыйсың". Ул: "Минем бит улым үсә, әгәр өйгә исерек килеш кайта башласам, нинди үрнәк күрсәтермен соң аңарга? Мин аны хезмәт сөючән, намуслы итеп үстерергә телим", - диде. Мондый җавап хөрмәткә лаек. Чыннан да, аталарның күпчелеге (хәзер хатын-кызлар да еш кына рюмкага үрелә башлады инде) балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмиләр диярлек. Әгәр әти кеше көн аралаш өенә исерек килеш кайта икән, тәрбия хакында нинди сүз булырга мөмкин ди? Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Мин Белогубовларның гаиләләрендә балалар тәрбиясенә зур игътибар бирелә дип ышанам. Сергейның улы һәрвакыт әтисе белән. Ә малайларга бит кайчакта әтиләренең игътибары, көчле холкы җитми. Башка әтиләр дә алардан үрнәк алсыннар иде. Кызганычка каршы, бездә "Ата даны" медале юк, юкса, бертуган Белогубовларга аны һич икеләнүсез тапшырырга мөмкин булыр иде.
Кире кайт
|