Көньяк Осетия балаларына мәктәпкә барырга ярдәм итү өчен акча, кием-салым җыю буенча районда ике пункт эшләве турында хәбәр иткән идек инде. Бу проблема бүген дә актуальлеген югалтмады.
Фаҗигагә дучар булган балалар өчен акча җыю дәвам итә. 21 августка социаль яклау идарәсендә булган мәгълүматларга караганда, якшәмбе көнне базар территориясендә концерт куеп, район мәдәният йорты һәм социаль идарә хезмәткәрләре ярдәме белән 4200 сум күләмендә бу акциягә өлеш кергән. Мәрхәмәтлелек акциясе өчен төрле авыл җирлекләрендә 300 сумнан алып 8865 сумга кадәр акча җыелган.
Социаль яклау идарәсенең 143 хезмәткәре исә “Ак Барс” “Созидание” мәрхәмәтлелек фондына бер көнлек хезмәт хакларын (23679 сум күләмендә) күчергәннәр.
Шулай ук физик затлар да кеше кайгысын аңлаудан читләшмиләр. Күп кенә кешеләр идарәгә килеп сәдака итеп акча биреп китәләр икән.
Әлеге фондның счет номерлары: “Ак Барс Созидание”: 420066, г.Казань, ул. Декабристов, 2.
40703810100020000999 в ОАО “Ак Барс” Банк.
Корреспондентский счет 30101810000000000805,
БИК 049205805,
ИНН 1658079690,
КПП 165801001,
ОГРН 1061600052425.
Назначение платежа- Южная Осетия.
Республика күләмендә игълан ителгән “Көньяк Осетия балаларына, мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә без дә кушылдык.
Авыл башлыгы Фәрит Мифтахов җитәкчелегендә әрҗәләр ясап өйдән-өйгә йөрдек. Шулай итеп Марс авыл җирлегендә яшәүче кешеләрдән, сугыш фаҗигасе нәтиҗәсендә йортсыз- җирсез калган, ятим балаларга ярдәм итү максатыннан, 8865 сум күләмендә акча җыелды. Марс авыл җирлегенең бюджет өлкәсендә эшләүчеләре исә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенә 2000 сум тапшырдылар. Марс урта мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективы да мәрхәмәтлелек акцияләреннән читтә калмады.
Үзе дә сугышның ачысын-төчесен татыган, Бөек Ватан сугышы ветераны Аделҗан абый Мифтахов шәхсән үзеннән, сәдака итеп, 500 сум бирде.
–Сугышларның булуы бик кызганыч, булган икән инде андагы халыкка хәлебездән килгәнчә мәрхәмәтлелек күрсәтик”,-ди ветеран.
Кире кайт
|