Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 августка район буенча 26673 гектарда иген урып-җыелган. Уртача уңыш һәр гектардан 38,3 центнер чыга. Бу республика буенча уртача алганнан һәм 2007 ел белән чагыштырганда югарырак. Культураларның уңыш бирүчәнлегенә аерым күз салсак,  арпа бүгенгә һәр гектардан уртача 40, көзге бодайныкы 39,5, арыш 35,8 центнер чыга. Югары уңыш бигрәк тә “Зәй”, “Чишмә”, Токарликов исемендәге, “Союз-Агро”, “Ярыш”, “Кичүчат” хуҗалыкларында алына. Хуҗалыклар урып-җыю белән беррәттән  салам җыю, игеннәр урып-җыелган җирләрне сөрү белән дә  мәшгуль. Бу эштә Токарликов исемендәге АҖ, “Союз-Агро”, “Кичүчат”, “Чишмә” хуҗалыклары алда бара.

Торак төзелешенә акча кертеп алданучылар мәсьәләсе буенча шәһәрдә алга китеш бар. “Арслан” фирмасы “Олимпия” ҖЧҖ йортын сатып алды. “Ипотека” торак кооперативының 21 кешесе Дәүләт торак фондына социаль ипотека шарты буенча фатир алуга күрсәтелгән. “Домстрой” буенча да чаралар күрелә.

Мәгълүм булганча, Төзүчеләр проспектында “Әкият” кафесы төзелә башланган иде. Ниһаять, биредә эш кабат кузгатылды. Аны киләсе елга тәмамлау планлаштырыла.

15 августтан “Игътибар – балалар!” профилактик операциясе старт алды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә тагын да зур игътибар биреләчәк. Агымдагы елның узган айларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 27 бала төрле имгәнүләр алган, үлүчеләр юк. Узган елның шушы аралыгы белән чагыштырганда,  һәлакәтләр саны бергә кимрәк. 2007 елда 3 баланың гомере өзелгән булган.

12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслолардан башка йөртүче шоферларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 2008 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән юл йөрү кагыйдәләрендәге әлеге үзгәрешләр “В” категориясендәге барлык транспорт чараларына да кагыла, шул исәптән пассажир ташучы “Газель”ләргә дә. Гәүдәсе артык зур булган балаларны креслосыз, тик махсус каешлар ярдәмендә генә йөртү рөхсәт ителә.

  Әлмәт муниципаль районы ЗАГС идарәсе Гаилә елына багышлап  төрледән-төрле чаралар үткәрә. 50, 60, 70 ел иңне-иңгә куеп яшәүчеләргә тантаналы шартларда пар аккошлар төшерелгән Кук утрауларының тәңкәләрен тапшыру, 25-50 ел бергә гомер итүче парларны теркәү тантаналары истә калырлык итеп уздырыла.  Моннан тыш, ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре, «Вакыт, гореф-гадәтләр, йолалар» альбомын да әзерләү белән мәшгуль.

ЮХИДИ бүлегенең пропаганда төркеменнән алынган мәгълүмат- ларга караганда, 16 августта Тукай проспекты буйлап хәрәкәт итүче ВАЗ/21150 автомобиле шоферы  1977 елгы җәяүлене бәрдерә. Авыр имгәнүләр алган ир-атның шунда ук гомере өзелә. 

14 августта Ленин урамында скутер йөртүче 1974 елгы ир-ат юлны башкарма комитет бинасы яныннан аркылы чыгучы җәяүлене бәрдерә.  Аларның икесенә дә медицина ярдәме күрсәтелә.


Әлмәт таңнары  2008-08-20 15:22:12

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом