Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Муниципаль район яңалыклары

“Татнефть” ААҖнең “Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен контроль-үлчәү приборлары урнаштыру” программасы буенча су счетчикларын урнаштыру эшләре дәвам итә. Август башына идарә итүче компанияләр тарафыннан 3555 фатирда 6952 салкын һәм кайнар су счетчиклары урнаштырылды.

       “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖе җылылык энергиясенең үзкыйм-мәтен киметү максатында энергия саклау чараларын  дәвам итә. 2008 елның беренче яртыеллыгына 1 Гкал җылылык энергиясенең үзкыйммәте план белән чагыштырганда 7,5 процентка кимегән. Капиталь ремонт программасы буенча 8469,3 мең сумлык эшләр башкарылган. Җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлыгын арттыру, энергия югалтуны киметү һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан җылылык челтәренең искергән җайланмалары һәм инженерлык челтәрләре алыштырылды, 6 нчы квартал котельные реконструкцияләнде.

       Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль службасы идарәсенең Әлмәт районара бүлеге наркотикларны тарату һәм куллану очраклары турында 25-59-84, 25-82-89 ышаныч телефоннары аша яшәүчеләрдән хәбәрләр кабул итә. Шуны исегездә тотыгыз! Сез тапшырган мәгълүмат күпләрнең (ә бәлки сезнең якыннарыгызның да) тормышын һәм сәламәтлеген саклап калачак.

       31 июльдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында профессиональ бокс буенча “Дөнья боксы” халыкара турниры булып узды. Турнир кысаларында 10 боксерлар көрәше үтте, шулардан икесе титул көрәше иде. Катнашучы илләр арасында Россия, Германия, Хорватия, Казахстан, Үзбәкстан, Таиланд илләре тәкъдим ителде. Алты раундлы рейтинг-лы көрәштә Әлмәт боксчысы Тимур Гыймаев (АГНИ студенты) профессиональ рингта бер генә тапкыр да җиңелмәгән Чынгыз Жампозов (Казахстан) белән очрашты. Һәвәскәр карьерада ул Казахстан чемпионы булган. Әмма Тимур башта ук инициативаны үз кулына алды һәм өченче раундтан соң ук Гыймаевның өстенлеге сизелә башлады. Һәм ул җиңүче булып танылды.

       2008 елның июлендә Әлмәт эчке эшләр идарәсенең  медицина айныткычына 10 предприятиедән 42 хезмәткәр китерелде. Исерткеч эчемлекләрне күп кулланучылар саны буенча “Арслан”  (13 кеше), АЗКПД (8), АЗЖБИ җәмгыятьләре (6 ) беренче урында. Айныткычта “СМП-Нефтегаз”, “Нефтемаш” җәмгыятьләреннән, Әлмәт троллейбус идарәсеннән 3 әр кеше, “АЛНАС”тан, ПУВКХдан, “Әлмәт ипи заводы”ннан 2 шәр кеше “кунак” булды.


Әлмәт таңнары  Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты. 2008-08-20 11:00:10

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом