Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Ветераннар оешмасына 30 ел

Моннан нәкъ 30 ел элек пенсионерларга ярдәм итү йөзеннән булдырылган пенсионерларның җәмгыя-ви советын беренче елларда Е.М.Иванов җитәкли. Ветераннар оешмасының эше гаҗәеп күпкырлы: пенсионерларга социаль,  инвалид төркемнәре алуда ярдәм күрсәтү, аларны эшкә урнаштыру, мәдәни һәм күңел ачу чаралары оештыру, тагын бик күп проблемаларны хәл итү өстендә максатчан эш алып бару. Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен яңарту, аларны тәртиптә тоту, сугышчан хезмәт даны музейларын яңарту, тулыландыру буенча да активлык күрсәтә оешма. Районда ветераннар оешмалары төзү гаять авыр була. Ләкин  авырлыкларга карамастан 1987 елда Елховой, Иске Суркин, Багряж-Никольск, Рус Акташы, Ерсубайкино, Нәдер, Кәшер, Габдрахман, Урсалы, Урман Кәләе, Новотроицк, Кузай, Борискино, Мәмәт авылларында ветераннар советлары төзелә.  1989 елда район һәм шәһәр ветераннар советы берләштерелә. 2000 елның 15 ноябреннән  ветераннар оешмасын Васыйл Хуҗахмәтов җитәкли. Бүген исә райондагы ветеран оешмалары дүрт кустта уңышлы гына эшләп килә.

11 авыл җирлеген берләштергән Елховой кустында уздырылган чарага 100 ләп ветеран чакырылган иде. Бәйрәм сәбәпче-ләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре буенча урынбасары А.Н.Грушин кайнар котлады. Ул ветераннар мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

 Ямаш ветераннар советы рәисе Е.Л.Андревкина Елховой кустына караган ветераннар оешмаларының эшчәнлегенә тукталып узды.  Елховой ветераннар советы рәисе Ә.Х.Бадыков та залдагыларны бәйрәм белән тәбрик итте. Бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен пенсия фонды идарәсе начальнигы Ф.А.Якупова да җиткерде. Ветераннар советы рәисе В.Ф.Хуҗахмәтов та әлеге датаның мөһимлеген ассызыклап, барлык пенсионерларга, ветераннарга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар гына теләде. Васыйл Фатыйхович “Иң яхшы ветеран оешмасы” бәйгесендә җиңүче Багряж-Никольск, Кузай, Түбән Абдул ветеран оешмалары рәисләренә Рәхмәт хатлары, шулай ук Елховой авыл җирлеге башлыгы Д.Р.Хәйрисламовага башкарма комитетның Мактау грамотасын, Ямаш ветераннар советы рәисе Е.Л.Андревкинага Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмдәге котлаулар ветераннар катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.


Әлмәт таңнары  Л.АГЫЙДЕЛЛЕ. 2008-08-20 11:07:32

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом