Озакка сузылган яңгырлар урып-җыюга аяк чалып килде. Көн бераз аязу белән комбайннар кабат эшкә кереште. Чөнки һәркем игеннәрне никадәр тизрәк җыеп алсаң, югалтулар шулкадәр аз булачагын яхшы аңлый. Узган якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә район башлыгы хуҗалыкларга чыгып урып-җыю барышы белән үзе танышып йөрде, җитәкчеләр белән очрашты. Ниһаять, яңгырлар туктады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җиңел сулап куйды. Димәк, алга куйган бурычны үтәргә мөмкин булачак.
Районда уҗым культуралары 16, арпа 15 меңләп гектарда игелә. 12 август иртәсенә 14 мең гектарда икмәк урып суктырылган. Бу барлык мәйданнарның 25 процентын тәшкил итә. Уңыш уртача алганда һәр гектардан 38,5 центнер чыга. Ә Кичүчатта арпа 53 центнерлап чыга икән. Авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге җи-тәкчесе М.Х.Афзалов урып-җыюда Токарликов исемендәге, “Союз-Агро”, “Кичүчат”, “Ярыш”, “Чагылтау”, “Чишмә”, “Хәбибуллин”, “Кләмәнтәй” җәмгыятьләренең яхшы эшләвен билгеләп үтте. Бөтен хуҗалыклар да урып-җыюга керешкәннәр. Токарликов исемендәге, “Союз-Агро”, “Кичүчат” хуҗалыкларында һәм башкаларда игеннәрдән бушаган кырлардан салам җыю һәм җир сөрү эше дә алып барыла.
Кире кайт
|