«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе көннән-көн активлаша бара. Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге максатларда сәүдә нокталарында урнаштырылган 18 урнада 13 мең сум акча җыелган. Аз тәэмин ителгән, 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән, мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы балалар саны да ачыкланган. Ярдәмгә мохтаҗ балалар 379. Әлеге акция кысаларында 11 августка “Бердәм Россия” сәяси партиясе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, ат спорты мәктәбе, “Сәламәт Татарстан” ТРООсы, “Нефтяник” хоккей клубы, “Зенит” банкы, шахмат клубы, сәүдә бүлеге, “Ак Барс” банкы, ЦБПО ЭПУ предприятиеләре хәйрия ярдәмен күрсәтергә өлгергәннәр инде.
22-24 августта “Юбилейный” Спорт сараенда милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасы Президенты кубогына халыкара турнир узачак. Анда 15 тән артык илнең командалары катнашыр дип көтелә.
ТР ЗАГС органнары биргән мәгълүматларга караганда, 4-10 августта республика буенча барлыгы 1702, ә Әлмәт районы буенча 93 пар никахларын законлы рәвештә теркәгән. Көмеш һәм алтын юбилейларын районыбызда ике, ә бриллиант юбилеен бер пар билгеләп үткән.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы милләтләр арасында дуслык урнаштыруга да зур игътибар бирә. Узган шимбәдә биредә чыгыш ясаган Чувашстанның халык артисты В.Христофоровны Сиренькино, Суркин, Кләмәнтәй, Васильевка, Ерсубайкино авылы халкы да бик җылы кабул итте. 10 август көнне исә Гаилә елы уңаеннан чакырылган РФ сәнгать эшлеклесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгуть Имашев үзенең гаилә әгъзалары белән әлмәтлеләргә иң матур җырларын бүләк итте.
Менә җәй дә үтеп бара. Шәһәрдә төзелгән ТОСМСлар үзләренә беркетелгән территориядәге ишегалларында төзекләндерү эше белән шөгыльләнәләр. Әмма барлык җирдә дә активлык, матур көннәрдән файдаланып калу күренми. 13, 15 августта муниципаль район башлыгы үзе башкарылган эшләрне карап, бәя биреп йөриячәк.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муни-ципаль районы буенча идарәсе коткаручылары узган атнада көнкүреш характерындагы 9 чакыруга барганнар. Нигездә аларга ишекләрне ачарга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. 11 августта Геофизика урамындагы бер йортның ишеген ачып анда 1950 елгы ир-атның үле гәүдәсенә тап булалар. Хуҗа хәбәрләшмичә торгач һәм ишеген ачмагач, туганнары коткаручыларга шалтыраткан була.
Кире кайт
|