Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Миграция туктамый

Утырышта сәламәтлек саклау, эчке эшләр идарәләреннән, торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан, мәшгульлек үзәгеннән һәм башка службалардан да вәкилләр катнашты. Төп мәсьәләгә күчкән- че иҗтимагый совет рәисе М.Ш.Шәрифуллин сессия карары белән совет составына үзгәрешләр кертелүен әйтте һәм яңа әгъзалар белән таныштырды.

Аннан соң сүз РФ УФМСының ТР буенча Әлмәт муниципаль районындагы бүлеге начальнигы Ю.В.Афанасьевка бирелде. Ул бүлек тарафыннан 2008 елның 6 аенда 5500 гражданинга Россия Федерациясе паспорты бирелүен хәбәр итте. Шуның 520 дән артыгы 14 яшькә җиткән үсмерләргә тапшырылган. Чит ил паспорты алуга шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрдән 4214 гариза кабул ителгән. Тору урыны буенча 6753 кешегә теркәү уздырылган, ә 5788 кеше пропискадан төшкән. Әлмәт муниципаль районы территориясенә якын һәм ерак чит илдән килгән 2616 граждан теркәлгән. Аларның 434 е РФ гражданлыгын алырга теләп документларын тапшырган. 800 дән артык кеше эшләргә рөхсәт алган. 796 чит  ил гражданины миграция закончалыгын бозган өчен штрафка тартылган. Квотаны гадиләштерү өчен эш бирүчеләр чит ил хезмәткәрләренә булган ихтыяҗ турында Әлмәт мәшгульлек үзәгенә белешмә бирәләр. Ә мәшгульлек үзәге үз чиратында мәгълүматларны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына җибәрә. “Әл- мәткә шуның кадәр Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары кирәк микән – квотаны анык билгеләргә кирәк, - ди Юрий Васильевич. – Сүз югары белемле, үз эшләренең осталары булган белгечләр турында түгел, ә әти-әниләре Россиядән чыкканнар турында бара”.

2007 елда РФ һәм чит ил гражданнарыннан 2781755, 50 сумлык штраф кергән һәм ул шәһәребез бюджетын тулыландырган. Быел алты айда бюджетка штрафлардан 1 миллион сумлап акча күчерелгән.

Ю.В.Афанасьев миграция бүлеге урнашкан бина хакында бик озак сөйләде. Паспорт алу-бирү, теркәү мәсьәләләре буенча сорау-лар 1956 елда ук файдалануга тапшырылган бинада алып барыла. Шуннан бирле бинага бер мәртәбә дә ремонт үткәрелмәгән.  Тар коридорлар, текә баскычлар йөрергә кыенлык тудыра. Коридорларда тәрәзә булмагач суларга бик авыр. Җәй көне бигрәк тә. Узган ел хәтта аңнарын югалтып егылучылар да булган. Бинаның түбәсе белән фасады, тәрәзәләр черегән. “1 нче катта перепланировка ясарга була, тик  кешеләрне барыбер 2-3 тәрәзәдә кабул итеп булмаячак, чөнки кабинетларны яңадан үзгәртеп ясау андый мөмкинлек бирми. Акча үзгәртеп кору өчен генә түгел, җылылык һәм салкын су системасына, электр челтәренә капиталь ремонт уздыру өчен дә кирәк, алар да авария хәлендә”, - диде чыгыш ясаучы.

Шул ук вакытта миграция дәвам итә. Эшкә рөхсәт алу өчен чит ил гражданнары  мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүе узарга тиешләр. Моның өчен барлыгы 3380 сум акча кирәк.

Быелның 1 гыйнварыннан 31 июльгә кадәр  чит ил гражданнарыннан барлыгы эш сорап 1191 гариза кергән, шуның 68 е кире кагылган, 1110 ысына рөхсәт бирелгән.  Бу чор эчендә вакытлыча яшәүгә рөхсәткә 509 гариза кабул ителгән, 261 рөхсәт бирелгән.

Фикер алышуларда катнашып, инвалидлар җәм- гыяте рәисе Л.Ф.Гайфуллина миграция бүлегенә инвалидлар өчен беренче катта аерым тәрәзә булдыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Иҗтимагый советның калган әгъзалары – Ә.К.Гыйматдинов, В.И.Комаров, Г.М.Грицишина һәм башкалар бина мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген ассызыкладылар. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе С.В.Гә- рәева үз тәкъдиме белән уртаклашты. Башка служба җитәкчеләренең дә фикерләре тыңланды.

Ахырдан иҗтимагый совет карар кабул итте. Анда миграция службасына халык белән сыйфатлы эшләргә, кешеләрнең бирегә кат-кат йөрүенә, коррупциягә юл куймаска ки-рәклеге дә әйтелгән.


Әлмәт таңнары  И.Апачаева.Автор фотосы. 2008-08-13 13:32:57

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом