8 августта комиссия әгъзалары чираттагы рейдка чыкты. Бу юлы “Надежда” җәмгыяте карамагында булган ишегаллары, подъездлар күздән кичерелде. Шевченко урамындагы 88 нче йорт ишегалды каралган булуы белән игътибарны җәлеп итте. Чәчәк клумбалары тирә-якка хуш ис таратып утыра. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр арасында балконнарына гөл утыртучылар бар.
Ленин урамындагы 111 нче йорт ишегалды да чәчәктә утыра. Аллы-гөлле чәчәкләр биредән узучыларны сокландырып озатып кала, каршы ала.
Әмма безне иң сокландырганы Ленин урамындагы 91 нче йорт подъезды булды. Монда һәрбер каттагы подъезд тәрәзәсе төбендә матур-матур гөлләр үсеп утыра. Тәрәзәләргә челтәрләр, стеналарга картиналар эленгән. Белдерүләр тактасында хәбәрләрдән тыш “Котлыйбыз” дигән кесә ясалган. Димәк, яшәүчеләр бер-берсенең туган көннәрен дә белеп торалар.
- Без идәнне дә порошок белән юабыз, - ди подъезд буенча өлкән итеп сайланган А.М.Беляева. – Монда пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә яши. Кечкенә балалар да тәртипле, берсенең дә гөлләрне сындырганы, подъездда тәртип бозганы юк. Картиналарны да, гөлләрне дә яшәүчеләр үзләре чыгарып эләләр. Үзебез шушыннан йөрибез бит.
Сүз дә юк, чиста, каралган подъезддан йөрүе күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирәдер. Барың да бер сүздә, тату булганда гына тәртипкә ирешеп булуы һәркемгә мәгълүм. Тик моңа һәркайда игътибар итмиләр. Ә Ленин урамындагы 91 нче йортта яшәүчеләр почта әрҗәләрен, электр щитларын да үзләре буяган, кемнеңдер читтән килеп эшләгәнен көтеп тормаган.
Кире кайт
|