Әлмәт үсә, зурая бара. Баракларны, иске биналарны заманча йортлар алыштыра, яшәү шартлары яхшыра. Боларның барысы да төзүчеләр кулы аша уза. Төбәгебездә алтын куллы, сәламәтлек-ләрен, җаннарын биреп, барлык көчләрен куеп эшләүче әлеге һөнәр ияләре аз түгел. Исемнәре тарих китабына кызыл җеп булып язылган кайбер батырларыбыз инде арабызда юк. Бәйрәм көнендә алар төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынып, бер минут тынлык белән искә алынды.
Вакыт иртә булуга да карамастан, Нефтьчеләр мәйданына кеше байтак җыелган иде. Сәүдә рәтләре дә игътибарны җәлеп итеп, шашлык, кабартма пешкән тәмле исләр белән үзенә тартып тора.
Мәйдандагы тантана төзүчеләр парады белән башланып китте. Оешмаларның берсен икенчесе алыштыра барды. Аларның һәрберсенең күркәм хезмәтләре, горурланырлык объектлары, үз батырлары, династияләре, эш алымнары бар.
Төзүчеләрне бәйрәмнәре белән котларга республикабызның элеккеге премьер-министры М.Г.Сабиров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Ришат Фазлытдинович үзенең чыгышында, аерым алганда, төзелеш тармагының икътисадта тоткан урынын, төзүчеләрнең тырышлыгы белән шәһәр һәм районның йөзе үзгәрүен, үрләр яулануын, аларда ветераннарның өлеше чиксез булуын билгеләп үтте. Ул төзелеш тармагының кабаттан күтәрелә баруына шатлануын белдерде, яшь кадрлар турында кайгыртырга кирәклеген искәртте. Әлбәттә, нефтьчеләр адресына да күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы фидакарьләргә ТР Дәүләт Советының, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Һөнәри бәйгедә җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
“Татнефть” АҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары В.Н.Зиновьев та котлау сүзләре белән чыкты һәм “Татнефть”нең Мактау грамоталарын тапшырды. Нефть, газ һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты бүләгенә ия булучылар да булды.
Татарстанның танылган һәм үзешчән артистлары исә төзүчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Шул арада мәйданда ярышлар башланды. Реконструкциядән соң бу көнне ачылган фонтан һәркемнең күзен иркәләде, бәйрәм бүләгедәй булды.
Бәйрәм киче артистлар чыгышы белән дәвам итте һәм фейерверк белән тәмамланды.
Кире кайт
|