Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Эшкә нәтиҗә ясалды

 Р.Ф.Әбүбакиров киңәшмәгә килгәннәр-не сәламләп, 2008 елның беренче ярты елында сәнәгать җитештерүчәнлеге, транспорт һәм элемтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка күп кенә өлкәләрдә районда һәм шәһәребездә башкарылган эшләргә тукталды. Мисал өчен, агымдагы яртыеллыкта 90,5 миллиард сумлык продукция җитештерелеп озатылган. Бу сан  узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 50,1 процентка арткан. Муниципаль район буенча уртача хезмәт хакының күләме 19026 сумны тәшкил иткән. Шуны билгеләп узарга кирәк, шәһәрдә һәм районда төзелеш индустриясе колач җәя. Социаль ипотека, “АПК үсеше” программалары уңышлы гына тормышка ашырыла.

М.Ш.Шәрифуллин үзе-нең чыгышында башкарма органнар һәм профсоюзлар арасындагы үзара  элемтәнең  социаль партнерлык кысаларында алып барылуына басым ясап, хезмәт ияләренең күп кенә конкрет проблемаларын чишүдә территориаль килешүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. Бүгенге көндә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында (аена ике тапкырдан да соңга калмыйча) түләтү механизмы җайлануын да бәян итте.  Хезмәт хакы буенча булган бурычларны ликвидацияләү буенча актив эш алып барылса да, “Востокмонтажгаз” җәмгыятеннән эштән чыгарылган 478 хезмәт иясенә 10 миллион 809 мең сум күләмендә компенсация әле дә түләнмәгән. “Олимп” сәүдә-техник үзәгендә февраль аеннан башлап 1,5 һәм 3 яшькәчә балаларны карауга компенсацияләр бирү туктатылган. “Татспецстрой”да хезмәт хакы һәм  2007 елда эштән чыгарылганнарга компенсация шулай ук түләнмәгән.

Социаль сәясәт өлкәсенә килгәндә, ниһаять, районда “Березка” бюджет лагере булдырылды. Бүгенге көндә аны нәти-җәле эшләтүне күздә тотып биредә кышкы чорда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен ял оештыру зарур.

А.З.Шәйхетдинов территориаль килешү кысаларында сәүдә-сәнәгать палатасы каршында эшмәкәрләргә консультацияләр бирү оештырылганлыгы турында әйтте. Палатаның үз сайты урнаштырылып, юридик сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге дә булдырылган. Даими рәвештә эшмәкәрләр белән тематик конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.

Киңәшмә барышында предприятиеләрдән килгән вәкилләр үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар. Аларның күбесе муниципаль район башлыгына юлланды. Ришат Фазлытдинович аларга җавап биреп барды. Пассажирларны ташуда уңайлыклар булдыру өчен якын вакыт аралыгында өстәмә автобуслар сатып алу күздә тотылуын, эчә торган суның сыйфатын яхшырту максатында суүткәргечләр яңаларына алыштырылачагын бәян итеп,  торак алу  һәм төзелешкә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык  кертте. Азактан киңәшмәгә нәтиҗә ясалды һәм карар кабул ителде.


Әлмәт таңнары  Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА. М.Фарукшин фотосы. 2008-08-20 15:11:34

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом