Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Башланган эш - беткән эш диярлек булсын

Шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары биналары елдан-ел күзгә күренеп төзекләнә, заманча төс ала бара. Бу иң беренче чиратта нефтьчеләрнең, җирле хакимиятнең зур ярдәме белән тормышка ашырыла.

Җәй узып, тиздән укулар башлануын күздә тотып, узган атнада башкарма комитет җитәкчесе М.Г.Хафизов 17, 18, 7 нче мәктәпләрдә һәм 41 нче балалар бакчасында булып, ремонт эшләренең барышын карап йөрде.

 17 нче мәктәптә бүгенге көндә түбә ябыла, бина эчендә эшләр алып барыла. Биредә “Бизнес-компани” төзелеш оешмасы эшли. Түбә ябылып бетмәү нәтиҗәсендә яңгырлар вакытында түшәмнән бик нык су үткән. Шул сәбәпле сыйныф бүлмәләренең торышы бик күңелсез хәлгә килгән. Мансур Гаптрахманович иң беренче чиратта түбәне ябып бетерүне, эшләрне вакытында  тәмамлауны күздә тотып, җирле бюджеттан билгеле бер күләмдә акча бүлеп биреләчәген дә хәбәр итте.

41 нче балалар бакчасында (элеккеге “Ак каен” үзәге) да эшләр көтелгән  темплар белән алып барылмый. Тротуарларны асфальтлап, балалар мәйданчыкларын тиешле дәрәҗәгә җиткерәсе бар әле.

18 нче мәктәп остаханәсенең түбәсе бик тузган, су үтә булып чыкты. М.Г.Хафизов түбәне ябарга җирле бюджеттан 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Тик смета шуннан артырга тиеш түгел, дип тә искәртте ул.

7 нче мәктәпнең түбәсендәге кар тоткарлау корылмасы җимерелү сәбәпле аны яңадан урнаштыру таләп ителә. Болдырны, балалар куркынычсызлыгын күздә тотып,  сәнәгый профнастил белән эшләү зарур. Мәктәпнең беренче катындагы тәрәзә рәшәткәләрен буяп һәм башка вак-төяк эшләрне вакытында бетерү сорала. Мансур Гаптрахманович әйтелгән барлык йөкләмәләрне дә җиренә җиткереп һәм мөмкин кадәр тиз арада тәмамларга кирәклеген берничә мәртәбә искәртте, кайбер җитди проблемалы мәсьәләләр буенча аерым очрашып сөйләшү кирәк булачагын белдерде.


Әлмәт таңнары  Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА. 2008-08-20 15:16:02

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
29 30 31 01 02 03 04
05 06 07 08 09 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 01



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом